Әлмәткә Россия оборона министры кызы Ксения Шойгу килде

Әлмәткә Россия оборона министры Сергей Шойгу кызы Ксения Шойгу килде. Эш сәфәре барышында аны шәһәр мэры Тимур Нагуманов озата йөрде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Шойгуның сәфәренең төп максаты триатлетлар әзерләү өчен федераль база төзү локациясен тикшерүдән гыйбарәт иде. Аның сүзләренчә, урын бик яхшы сайланган, велоподготовка өчен рельефка бай биеклекләрнең идеаль җыелмасы, янәшәдә ачык су бар.


Фикер өстәү