Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Шойгуның сәнгать эшләре күргәзмәсе турында: “Аның матурлыкны күрә белүенә гаҗәпләнәм”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм республика парламенты аппараты хезмәткәрләре Россия оборона министры, Рус географик җәмгыяте президенты Сергей Шойгуның Казан Кремлендә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә узучы күргәзмәсен барып күрде.

Күргәзмәдә барлыгы 100 эш тәкъдим ителгән. Шуның 83е – рәсемнәр, 17се – декоратив агач эшләнәмәләре. Рәсемнәр карандаш, күмер, акварель, май, тушь белән ясалган. Күргәзмәгә көн саен анда 400 гә якын кеше йөри.

Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәдә алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Талантлы кеше бөтен нәрсәдә талантлы, – дип сөйләде республика парламенты башлыгы, – Сергей Кужугетович – үз эшенең профессионалы, бик тәвәккәл (оборона министры башкача була да алмый) һәм иҗади кеше. Аның гадәти әйберләрдә, әйләнә-тирәдә матурлыкны күрә белүенә гаҗәпләнәм”.

“Сергей Шойгу – зур шәхес, хәрби җитәкче. Әмма бүген без Сергей Кужугетовичны бөтенләй башкан яктан күрдек: ул үз Ватанына, табигатькә гашыйк булган, романтик кеше. Аның хезмәт сөючәнлеге, матурлыкны күреп соклана белүе игътибарны җәлеп итә. Монда килеп, күргәзмәне күрергә киңәш итәм”, – диде депутат Римма Ратникова.

“Тормыш хакына иҗат” күргәзмәсендәге экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, ул Мәскәүдә узачак, ә җыелган акчалар авыруларга ярдәм итү өчен тотылачак. Мондый аукцион быелның маенда узды инде. Җыелган акча авыру балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына юлланды. Аныд бер өлешен 23 балага дару алу һәм тернәкләнү узу өчен тотылган. Араларында Казан балалары да бар.

 

 


Фикер өстәү