Рөстәм Миңнеханов: «Талантлы икәнен белә идем, әмма моның кадәрле дип уйламадым»

Бүген Казанда Россия Оборона министры, Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгуның кул эшләреннән әзерләнгән “Тормыш хакына иҗат” (“Творчество ради жизни”) дигән күргәзмә ачылды. Алар белән “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә танышырга була. Биредә барлыгы 100 эш тәкъдим ителгән. Шуның 83- е картина, 17се декоратив агач эшләнәмәләре.

Күргәзмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул күргәзмәне моның кадәр үк дәрәҗәдә булыр дип уйламаган булган.

– Мин Сергей Кужугетовичның бик талантлы кеше икәнен белә идем. Элегрәк ул миңа үзенең бер рәсемен бүләк итте. Эш бүлмәсендә агач эшләнмәләр дә күргән идем. Дөрес, талантлы кеше бөтен җирдә талантлы. Шулкадәр күләмле эш алып барадыр дип уйламаган идем. Бик җитди, дөнья дәрәҗәсендәге эшләр бит бу! , – диде Президент. – Ул уникаль кеше. Үз иленең чын патриоты. Мин аның кече ватанын, Туваны ничек яратуын, Себерне ничек яратуын беләм. Һәм без моны аның картиналарында күрәбез — алар бик җанлы.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуның авыруларга ярдәм итүенә карата үз фикерен әйтте.

– Бу – бик дөрес форма, бу эшләр безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларыбызга хезмәт итәчәк, – диде ул.

Күргәзмәнең исеме дә ярдәм хакында сөйли. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова да шул хакта әйтте.

– Эшләрнең күбесе авыру балаларның гомерен саклап калу өчен тотылачак, – диде ул. – Бу- барыбызны да уйландыра торган эш. Иң мөһиме – аның асылында изгелек ята. Эшләр белән танышкач алар рус пейзажының матурлыгын да, Көнчыгышны да берләштерәнен аңлыйсың. Сергей Шойгу, һичшиксез, иҗади сәләтле шәхес. Аның Рус география җәмгыятен җитәкләве очраклы түгелдер. Илнең матурлыгын саклау мондый искиткеч эшләр башкару өчен көч бирәдер.

Ирада Әюпова әлегә күргәзмә 3 атна дәвам итәчәк, ди. Халык кызыксынса, йөрүчеләр күп булса, бәлки әле аның вакытын да озайтмакчылар. Министр, бирегә яшьләрне алып килергә кирәк, дигән фикердә.

Рус география җәмгыятенең беренче вице-президенты Николай Касимов Сергей Шойгуның иҗатына соклануын яшерми.

– Мине агач эшләре бик тә тәэсирләндерде. Бу күргәзмә Сергей Шойгуны бик күпьяклы һәм табигатьне яратучы кеше буларак ачып бирә, – ди ул.

Дәүләт Третьяков галереясының Калининградтагы филиалы директоры Татьяна Волосатова да күргәзмәне бик ошаткан.

– Биредә ихлас, йөрәккә якын җылы әсәрләр тәкъдим ителгән. Монда килгән барлык кешеләр дә бу яктылыкны, игелекне күрсен, үзләренә рухи азык алып китсен иде, – ди ул.

Күргәзмәдәге картиналарның күбесендә Себер табигатен күрергә була. Алар карандаш, күмер, акварель, май, тушь белән ясалган. Биредә шулай ук агач эшләнмәләре дә бар. Автор үз эшләре өчен тайгада ауган агачларны кулланган. Ул эшләнәмәләр бронза, бакыр һәм латуньдан ясалган нәфис скульптуралар белән тулыландырылган.

Агач эшләре хакында автор менә мондый юллар яза: “ Агач белән эшләү миңа бик ошый. Дөрес, ул каты һәм киребеткән. Шуңа да ул кул хезмәте сорый. Аның каравы, агачтан матурлык туа башлагач, җанга рәхәт. Иҗат итеп, зур канәгатьлек алам. Эшләр миңа көч өсти, уңай эмоцияләр бирә. Алар онытылырга һәм ял итәргә мөмкинлек тудыра, – дигән.

Әлеге эшләрнең кайберләрен сатып, аннан кергән акча авыру балаларны сәламәтләндерүгә тотылачак. Моңа кадәр, безнең якташыбыз Динә Сибгатуллинаны дәвалау өчен, Сергей Шойгуның эшләреннән кергән акча тотылган булган инде. Ул чакта 40 миллион сум акча җыелып, 23 балага ярдәм күрсәтелгән. Казандагы күргәзмәнең бер өлеше дә шушы максатларда сатылачак.

Сүз уңаеннан, күргәзмә ачылу тантанасында Сергей Шойгуның картинасы төшерелгән почта конвертлары да барлыгы билгеле булды. Алар күргәзмәгә махсус 10 мең данә тираж белән чыгарылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү