Бурятиядә Яңа Брянь авылында психоневрологик диспансердан качучыларның барысын да тоткарлаганнар. Бу хакта республика башлыгы хәбәр итте.
— Психоневрологик диспансердан качучыларның барысын да тоткарладылар. Бурятия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бик оператив эшли! — дип хәбәр итте Алексей Цыденов социаль челтәрләрдәге үз битендә.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 21 августта, мәҗбүри дәваланучы республика психоневрология диспансерыннан 7 җинаятьче качкан.