Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлавы

Кадерле ватандашлар! Сезне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне белән ихлас котлыйм.

Ак-зәңгәр-кызыл төсләрдән гыйбарәт әләм Россия империясенең рәсми флагы буларак тәүге тапкыр 1705 елның 20 гыйнварында Петр Беренче Указы белән раслана. Патша аның төсләрен һәм горизонталь юлларның урнашу тәртибен үзе билгели: ак төс – азатлык һәм ниятләрнең сафлыгы, зәңгәр төс – ышаныч һәм тугрылык, кызыл төс – егәрлек һәм көч. Вакытлар узу һәм чорлар алышыну белән дәүләт символы да беркадәр үзгәрешләр кичерә. Тарихи әләмгә хәзерге дәүләт флагы статусы нәкъ утыз ел элек – 1991 елның 22 августында бирелә.

Үткән белән бүгенгенең бәйләнешен югалтмау һәрвакыт Россия Федерациясенең дәүләт бердәмлегенең төп чыганакларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Әлеге тезисның илебезнең яңартылган Конституциясендә дә кабат урын алуы очраклы түгел. Дәүләтнең алыштыргысыз атрибутлары булган Флаг, Герб һәм Гимн – милли-мәдәни тәңгәллекнең һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрнең ачык чагылышы, Ватаныбыз үткән данлы үсеш юлы турындагы хәтернең саклануы. Аның меңьеллык тарихында ата-бабаларыбызның сугышлардагы җиңүләре һәм хезмәттәге казанышлары мәңгелеккә уелган, алар – безнең уртак горурлыгыбыз һәм бай мирасыбыз.

Бүген күпмилләтле Россия, кайбер кыенлыкларга карамастан, тотрыклы рәвештә социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешен дәвам итә. Уртак эшкә татарстанлылар да саллы өлеш кертә. Ирекле демократик җәмгыять төзүнең беркайчан да җиңел булмавын барыбыз да белә. Дәүләтнең тотрыклы булуы һәм чәчәк атуы, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның иминлеге бары тик безнең үзебезгә, хезмәт сөючәнлегебезгә, тырышлыгыбызга һәм ихтыярыбызга нык бәйле. Көчләребезне берләштереп, куйган максатларга ирешүебезгә һәм иң кыю планнарны тормышка ашыруыбызга ышанам.

Бу бәйрәм көнендә горур җилферди торган Россия Федерациясе Дәүләт флагын күргәндә барыгызның да бөек илебез өчен горурлык хисе кичерүен телим. Иксез-чиксез Ватаныбызның һәр почмагында игелек һәм гаделлек тантана итсен! Сезнең барыгызга да һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм нык сәламәтлек телим!


Фикер өстәү