Йолдызнамә | 23–29 август

Кучкар (21.03-20.04)

Атнаның беренче яртысында ялкауланмасагыз, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез! Кайберәүләргә акча мәсьәләсендә уңыш елмаячак. Ләкин бу атнада сәламәтлегегезгә карата аеруча игътибарлы булыгыз, сакланыгыз. Ялларыгызны табигатьтә уздырырга киңәш ителә.

Үгезбозау (21.04-20.05)

Үгезбозаулар өчен матди хәлләрен яхшырту өчен яхшы чор. Алдыгызга куелган максатыгызга ирешү өчен бу атнада шактый тир түгәрсез, әмма бирешмәгез! Иң мөһиме – юк-бар турында уйламыйча, бөтен игътибарыгызны шул максатыгызга юнәлтегез.

Игезәкләр (21.05-21.06)

Бу атнада якыннарыгыздан ярдәм тоячаксыз. Читләр фикерен тыңламагыз: сезне үзегездән дә яхшырак белүче юк. Кыен хәлләргә юлыксагыз, куркып калмагыз: барысының да очына чыгарсыз. Чыгу юлын табу авыр түгел.

Кысла (22.06-22.07)

Бу атнада да карьерада үзгәрешләр көтелә: яңа мөмкинлекләр ачачак тәкъдимнәр ишетерсез. Атна буе күп эшләргә туры килер, шуңа күрә ялларда энергия тупларга киңәш ителә. Кунаклар чакырыгыз – аралашу өчен дә уңайлы чор бу.

Арыслан (23.07-23.08)

Бу атнада күптән хәл ителмәгән мәсьәләләрнең очына чыгарсыз. Ләкин бу зур сабырлык таләп итә. Ялларыгызны сөйгәнегез белән уздырыгыз – мөнәсәбәтләрнең яхшыруы көтелә.

Кыз (24.08-22.09)

Бу атнада кайберәүләрнең мөнәсәбәтләре көтелмәгән борылыш алачак. Өйләнешергә теләүчеләр өчен дә уңай чор. Тик акча мәсьәләсендә сак булырга киңәш ителә – артык мавыкмагыз.

Үлчәү (23.09-23.10)

Чиктән ашкан тәкәбберлегегез бик комачаулаячак. Сабыр һәм игътибарлы булсагыз, һичшиксез, бәхет елмаер. Күптән борчыган мәсьәләләр хәл ителер. Озаклап табигатьтә йөрергә киңәш ителә – күптән кирәк бу сезгә!

Чаян (24.10-22.11)

Үзгәрешләр өчен яхшы чор. Ләкин кайберәүләргә артык мавыкмаска киңәш ителә. Чит-ят фикерләренә колак салып, тормышыгызны начар якка борып куя күрмәгез.

Укчы (23.11-21.12)

Сезнең өчен шактый авыр атна көтелә. Бу – ял җитмәү нәтиҗәсе. Үз өстегезгә артыгын алып ташламагыз – сәламәтлегегезгә зыян килә күрмәсен. Кеше турында уйлаганчы, үзегезгә игътибарлырак булыгыз.

Кәҗәмөгез (22.12-20.01)

Яңа танышулар өчен яхшы чор. Моңа кадәр игътибар итмәгән кешеләр үзенә тартыр. Һәм нәкъ менә алар тормышыгызга үзгәрешләр алып киләчәк.

Сукояр (21.01-19.02)

Якыннарыгыз сүзенә бераз гына булса да колак салсагыз, уңыш озак көттермәс. Моңа кадәр аларның сүзен ишетеп бетермәгәнсез, ләкин дус-туганнарыгыз фикереннән шикләнүгә сәбәп юк.

Балык (20.02-20.03)

Агымга каршы йөзәсез. Авыр булыр, әмма тырышыгыз: юнәлешне үзгәртергә соң инде. Матди хәлегезне кайгыртыр өчен яхшы чор. Акчаны кирәкмәскә туздыруны бераз туктатып торырга кирәк булачак.


Фикер өстәү