22 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Бу бәйрәм Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында»гы Указы нигезендә гамәлгә куела.

Өч төсле флагның законлы  «атасы» итеп Петр I санала. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турындагы Указ чыгара. Ул үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән.

Ак төс – азатлык  һәм мөстәкыйльлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм көч-куәтне аңлата.

Зур янгын

1850 елның 22 августында Алабугада өч көнлек янгын башлана. Ут шәһәрнең яртысын диярлек юк итә. 350 хуҗалык, шул исәптән рәссам Иван Шишкин йорты, күп кенә иҗтимагый объектлар янып бетә. Шуннан соң шәһәрдә күпләп таш йортлар төзи башлыйлар.

Коми Республикасы

1921 елның 22 августында Коми Республикасы оеша. Башта ул автоном өлкә була, аннары РСФСР составына автоном республика буларак керә. Россия составына бу яклар рәсми рәвештә XV гасырда ук керә, ләкин 1917 елга кадәр комилар яшәгән территория төрле губерналар (Архангельск, Вологда, Вятка) составына керә.

WorldSkills

2019 елның 22 августында Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче һәм Россиядә беренче дөнья чемпионаты старт ала. Анда дөньяның 63 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 1350 дән артык яшь эшче һәм студент катнаша. Гомумкоманда зачетында Россия җыелма командасы 14 алтын, 4 көмеш һәм бронза медаль белән икенче урынны яулый. Беренче урынга Кытай командасы чыга.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү