Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан татарстанлыларны котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Гражданнарда ватанпәрвәрлек хисе дәүләтнең символларына ихтирам белән караудан уяна. Флаг, Герб һәм Гимн хокукый һәм тәрбияви вазифаларны гына үтәп калмый, ә бәһасыз тарихи-мәдәни мирасны да тәшкил итә, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә, аның рухи куәтенең мөһим өлеше булып тора.

Менә инде өч дистә елдан артык республикабызның йөзен өч төп рәсми атрибут – Флаг (авторы – Татарстан Республикасы Халык рәссамы Т.Хаҗиәхмәтов), канатлы барс сурәтләнгән Герб (филология фәннәре докторы Н.Ханзафаров һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Р.Фәхретдинов җитәкчелегендәге авторлар коллективы) һәм «Туган ягым» шигырен (авторы – Р.Байтимеров, Ф.Пираев тәрҗемәсендә) композитор Р.Яхин җырга салган Гимн гәүдәләндерә. Борынгы җиребездә гасырлар буе яшәүче халыкларның милли-мәдәни һәм рухи традицияләрен үз эченә алган бу берләштерү символлары вакыт сынавын уңышлы узып, бүген Татарстаннан ерак җирләрдә дә билгеле һәм хөрмәткә ия.

Моннан утыз ике ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы озакка сузылган җанлы бәхәсләрдән соң республиканың яңа дәүләт символы буларак яшел, ак һәм кызыл төсле әләмне раслады. Аның өч горизонталь буйдагы төсләре күпмилләтле халкыбызның тормышчан принципларын чагылдыра: яшел – язгы уяну, торгызу; ак – ниятләр сафлыгы; кызыл – җитлегү, көч-куәт һәм яшәү ныклыгы төсе. Бүген республикадагы һәр әһәмиятле вакыйга – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт чаралары һәм иҗтимагый чаралар – болар берсе дә Татарстан флагыннан башка үтми.

Кадерле ватандашлар! Безне, төрле буыннар һәм халыклар вәкилләре булуыбызга карамастан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе язмышы, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык берләштерә. Бүген шушы бәйрәм көнендә без иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендәге уңай үзгәрешләргә юнәлдерелгән зур бурычларны хәл кылуда үзебезнең катнашуыбызны тагын да ныграк тоябыз. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән игелекле эшләрегездә уңышлар, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Ышанам ки, без куелган максатларга ирешербез, Ватаныбызның бөеклеге хакына барлык ниятләребезне тормышка ашырырбыз!» – диелгән котлауда.


Фикер өстәү