«Себер көче» кемгә куәт өсти?

Көнбатыш базарын югалткан Россиягә Көнчыгыш державалары белән кабалалы килешүләргә барырга туры килә. Һиндстан белән нефть сәүдәсе һаман да рупия дигән киртәгә килеп бәрелә.  Мәскәү рупияләрдән баш тартып, башка валюталарга күчәргә тели.

Доллар һәм евро белән товар алмашу хәзер кыен: санкцияләр кыскычына эләгәсең. Дәһлигә «кара алтын»ны дирһәмнәргә сатарга теләгәннәр иде, барып чыкмады: Дубайны американнар санкцияләр белән куркыта. Юаньга Россия риза, Һиндстан каршы. Рупия исә Һиндстаннан читтә гади бер кәгазь кисәге генә. Проблема инде айлар буе хәл ителми. Европа Россия нефтен Һиндстанда эшкәртеп ала. Без дә Европа товарларын кулланабыз, әмма дус илләр аша кыйммәткәрәк китерергә туры килә. Кыргызстанга немец автомобильләре һәм запчастьлар экспорты 5500 процентка арткан, мәсәлән. Кыргызлар алай кисәк баеп, күпләп автомобиль ала башламады, безгә булышалар. Берлин белән турыдан-туры сәүдә итсәк, арзангарак чыгар иде, ләкин нишләтәсең, санкцияләр…

«Себер көче» торбасының төзелгәне һәм төзеләчәге дә Мәскәүгә кыйбатка төшә. 2024 ел бюджетыннан күренгәнчә, Кытайга зәңгәр ягулыкны уртача мең кубометрга 297,3 долларлык бәядән кудырачакбыз, ә Европа һәм Төркиягә сату бәясе – 501,6 доллар. Аннан соң килүче елда бәя тагын да төшәчәк: «Себер көче»ннән аккан газ мең кубометрга 271,6 доллар белән генә бәяләнәчәк.

Бу проблеманың яртысы гына. Россия тагын бер «Себер көче» төзи бит. Путин Кытайга баргач, торба турында килешү имзаланмады имзалануын, әмма барыбер төзергә кирәк: газны кая куясың? Пекин Россиягә кабалалы шартлар куя. Төзелеш тулысынча Россия хисабына алып барылачак, чиннар бер юань акча да бирми. Инфраструктура өчен кирәкле җиһазларның һәм материалларның 80 проценты Кытайда җитештерелергә яисә Кытай фирмаларыннан алынырга тиеш. Кытай җиреннән үтүче торбаны эксплуатацияләү 15 еллык концессия шартларында барачак, ягъни 15 ел үткәннән соң торба Кытай милкенә әвереләчәк. «Газпром»га аны арендаларга туры киләчәк. Тагын бер кызыклы шарт бар: контракт үтәлмәгән очракта түләнергә тиешле штраф депозит рәвешендә хәзердән үк Кытай банкында ятарга тиеш. Мондый шартлар, шик юктыр, Кытайга куәт өсти.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү