Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлады. Аны ул телеграмм-каналында урнаштырган.
— Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән белән! — дип язган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә.
Исегезгә төшерәбез, 1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы республиканың яшел, ак һәм кызыл төсләрдән торган заманча флагын раслады.