Рупия һәм юаньнарны нишләтергә?

Россиянең эчке икътисади тормышында вазгыять шатланырлыкмы, көенерлекме икәнен әлегә аңлау кыен. Икътисади үсеш министрлыгында июнь аенда илдә бәяләр төшүе – дефляция башланрыга мөмкинлеген әйттеләр. Әйе, әйе, икътисади яктан нык алга киткән Көнбатыш илләрендә инфляцияне нишләтергә белмәсәләр, бездә – дефляция.

Бәяләр төшү – капитализм классик кризисының билгесе ул үзе. Көнбатышта элек гел шулай була иде: кризис башландымы, бәяләр төшә. Россиядә бу вазгыять, әгәр тормышка аша калса, беренче тапкыр. Үткән ялларда Байден велосипедтан егылды бит. Аны, мәзәк итеп, АКШ лидеры долларны 60 сумга алып булуын ишетеп егылды, диделәр. Әмма вазгыять көлке түгел. Доллар һәм евро Россия өчен кыйммәтен югалткан валюталарга әйләнеп баралар. Экспорт өчен Көнбатыш безгә үз валютасы белән түли, әмма импортка товар бирүне бик нык чикли. Акча бар – товар юк вазгыяте илне кыен хәлгә куя. Петербургтагы форумда Путин: «Ә нигә товарларны доллар һәм еврога алыштырырга?» – дип сорау куйган икән, бу аптырган үрдәкнең күлгә арты белән чумуы кебегрәк инде. Әйе, әйе, доллар һәм евродан башка да сәүдә итеп була. Кытай, мәсәлән, безнең чималга бик рәхәтләнеп юань белән түли. Һиндстан бездән нефть һәм ташкүмер сатып алуны дистәләгән тапкыр арттыра һәм рупияләрне бер дә кызганмый. Ахыр чиктә Дәһлидә күпме теләсәләр, шуның кадәр рупия баса алалар, Пекинда юань өчен кәгазь җитәрлек. Бу эшнең – милли валюталарга товар сатуның тәмен дәүләтләр шулкадәр татып өлгерделәр: Филиппинда Россия нефтен песога сатуны таләп итәләр. Филиппин песосына нәрсә алып була? Бик аз нәрсә. Һәм бары тик Филиппиннан гына. Төрекләр дә, пакьстанлылар да, гарәпләр дә, хәтта Латин Америкасы илләре дә безгә песога гына түгел, рупиягә дә берни дә бирмәячәкләр. Хәтта Һиндстан үзе дә барлык безгә биргән рупияләргә товар биреп бетерми. Санкцияләргә кадәр үк Россия ул илгә товарны үзе сатып алганнан 4,7 миллиард долларга күбрәк озаткан. Хәзер энергия чыганакларын Һиндстанга озату 31 тапкыр арткан. «Дус ил»ләр Россия чималын 30 процентка кадәр дисконт белән, ягъни арзангарак алалар һәм безгә сатканда санкцияләр режимын бик төгәл үтәргә тырышалар: исемлеккә кермәгән товарлар белән генә сәүдә итәләр. «Параллель импорт» белән алардан кайтарылган технологик продукциянең байтак өлеше Россиядә эшләми. Телевизорлар күрсәтми, смартфоннар программа яздырмый. Менә бит эш кая таба бара!

Дус илләр белән дә ара бик тиз бозылырга мөмкин. Казахстан һәрвакытта да санкцияләрне төгәл үтәвен әйтеп килә. Җитмәсә, Токаев Петербургтагы форумда Путин янәшәсенә утырып, ДНР белән ЛНРны «квази-дәүләтләр» дип атады һәм аларны танырга җыенмавын белдерде. Россия казах нефтен үз портлары аша сатуны чикләде, Астана Россия ташкүмере төялгән вагоннарны тоткарлады.

Милли валюталар белән товар алмашу котылу чарасы түгел. «Без ил буларак халыкара хезмәт бүлешүдә югалтабыз», – диде бу хакта Петербург форумы трибунасыннан Нәбиуллина һәм экспорт – импорт мәсьәләләренә башка күзлектән карарга чакырды. Экспорт бар, импорт юк икән, нигә сәүдә итеп торырга? Товарларны күбрәк эчке базарга җитештерергә. Үзәк банк рәисе шул фикерне куәтли.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү