Сум белән чит ил валютасы: нишләргә һәм нишләтергә?

«Доллар биржада фәлән сумга кадәр төште», «Сум тотрыкланды», «Доллар һәм евро бәясе түбән». Бу сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килә. «Сум тотрыклы икән, нигә соң бәяләр үсүдән туктамый?» Монысы исә алдарак телгә алганнарыннан да ешрак ишетелә торган сорау. Вазгыять шундыйрак: хәзер «теләсә кайсы очракта валюта сатып ал» дигән сыналган кагыйдә дә эшләми булса кирәк. Февраль март аралыгында доллар яки евро сатып алган кешеләр хәзер туплаган малларының бәһасенә карап көенәдер. Икътисади хәлебез нинди? Курсның уйнавы халыкка нәрсә бирә?

Чишмә башы

Акча ярышларының кайчан башлануын хәтердә яңартсак, зыян булмас.

Украинада махсус хәрби операция башлануга, сум курсы кисәк кенә төшә башлады. Мартта аның тарихи максимумы теркәлде: 1 долларга – 121,53 сум һәм 1 еврога – 132,42 сум. Соңрак исә хәлләр кире якка үзгәрде. Долларның – 55,6 сум, ә евроның 57,1 сумлык чагын күрдек.

Ел башыннан Үзәк банк сумны бюджет өчен уңайлы дәрәҗәгә кайтару өчен төрле юллар эзләде. 28 февральдә ул төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка кадәр күтәрде. 10 апрельдә 17 процентка төшерделәр, 29 апрельдә исә 14 процентка калдырдылар. 26 майда ставка 11 процентка кадәр төшеп, июньдә кризиска кадәр чордагы күрсәткечкә – 9,5 процентка кайтты. Хәзер ул 8 процентны тәшкил итә.

Теләсә кайсы матди активны сыйфатлаган ике төп күрсәткеч була. Болар – керем китерүчәнлек (доходность) һәм ликвидлык (тиз арада сатып җибәрү. – Авт.). Сәяси вазгыять куера башлагач, доллар һәм евроның ликвидлыгы юкка чыкты диярлек. Импорт кисәк кенә кимеде, валютаны читкә чыгару һәм исәп-хисап счетларыннан алу дәүләт тарафыннан чикләнде. Икътисадчылар белдергәнчә, халыкның ел башыннан кулда, депозитта һәм исәп-хисап счетларында 126 млрд доллары сакланган. Бу кадәр зур сумма икътисади хәлгә йогынты ясамый калмый, билгеле. Ник дигәндә, доллар ияләре күп булса да, бу валютаны сатып алырга ашкынып торучылары ул кадәр юк.

Хакимият ни уйлый?

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников фикеренчә, милли валютаның ныгуы ил икътисадында катлаулы сынаулар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да бу – хәл ителергә тиешле иң мөһим мәсьәлә.

– Экспортерларның күбесе өчен әлегә хәл дөнья базарында аларның товарларына бик югары бәяләр булганга җайга салына, әмма мондый уңай хәл бөтен тармакларда да күзәтелми, – дигән иде министр.

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Белоусов фикеренчә, ил сумны уңайлы дәрәҗәгә кайтару юнәлешендә эшли. Хыялда – 1 долларның 70–80 сумлык чагы. Мондый курска мөмкин кадәр тизрәк җитәргә иде, дип ассызыклый Хөкүмәт вәкиле.

Борчыган мәсьәлә

Икътисади вазгыятькә бәйле сорауларга җавапны финанс белгече Ләйсән Халикова белән бергәләп эзләдек. Сум белән доллар үзара ничек бәйле? Россия валютасы тотрыклылыгын югалтырга мөмкинме? Булган акчаны нишләтергә? Белгеч бу һәм башка сорауларга ачыклык кертте.

Ни өчен бәяләр арта?

Моңа күбрәк чит ил санкцияләре тәэсир итә. Күреп торабыз: күп кенә чит ил компанияләре безнең ил базарыннан китте. Эшчәнлеген дәвам иттереп, илдә калган компанияләргә һәм Россиянең үз компанияләренә көндәшлек бермә-бер кимеде. Кайбер өлкәләрдә монополистлар барлыкка килде. Алар исә бәя белән уйнарга курыкмый. Шуңа күрә бәяләр үскәннән-үсә бара.

Сум белән доллар арасындагы мөнәсәбәт

Импортка килсәк, доллар хакы түбән, ә сум тотрыклы булганда, бик рәхәт. Читтән арзан бәягә сатып алабыз дигән сүз. Экспортка гына авыррак. Читкә нефть, газ чыгарабыз бит. Димәк, очсыз бәядән сатабыз дигән сүз. Шуңа да бу тармаклар зыян күрә. Россиядә исә алар иң күп салым түләүчеләр санала.

Сумның көчәюенә, ә доллар хакының түбәнәюенә хакимият карарлары да тәэсир итте. Болар – акчаны исәп-хисап счетыннан алуга бәйле кыенлыклар (валютаны кулланып булмау), чит илгә чыгуга бәйле чикләүләр, даими импорт кимү, салым чоры.

Россия валютасы тотрыклылыгын югалтырга мөмкинме?

Әлеге сорауга берәү дә төгәл генә җавап бирә алыр дип уйламыйм. Вазгыятьне тулаем караганда алга таба ни буласын белмибез. Бу очракта нидер фаразлап, кешеләрне өметләндерәсе дә, куркытасы да килми.

Рубльнең артыгы белән көчле булуы ил икътисады өчен шулай ук зыянлы түгелме?

Чыннан да, артыгы белән көчле сум ил икътисадына зыян салырга мөмкин. Импорт белән экспорт мисалында бигрәк тә ачык чагыла ул.

Экспортерлар табышын, кагыйдә буларак, долларда ала. Әгәр нефть мичкәсе өчен, әйтик, 100 доллар алалар икән, бер доллар 120 сумнан булган очракта, аларның кереме 12000 сум булыр иде. Әгәр Россия валютасы курсы ныгый һәм доллар 60 сумнан сатыла икән, шул ук 100 долларны милли валютага күчергәндә, экспортер инде 6000 сум алачак. Әлеге суммадан экспортер дәүләт казнасына 20 процент салым түләячәк: ул казнага 12000 сумнан – 2400 сум, ә 6000нән 1200 сум акча бирер иде. Әгәр дә бу мисалны миллионнарда карасак, Россия бюджетының күпме акча югалтуын чамаларга булыр иде.

Көчле сумның үз плюслары да бар. Мәсәлән, түбән инфляция, арзан кредитлар, Үзәк банкның төп ставкасын киметү өчен шартлар тудыруы, эчке базарга юнәлтелгән компанияләр эшчәнлегенең тизрәк тотрыклылануы.

Тискәре якларын да барлыйк. Болар – бюджетка кертемнәр кимү, чөнки бюджетка аның иң күп өлешен алып килгән экспортерларның кереме аз. Шул ук вакытта тотрыклы сум чимал булмаган экспортка сизелерлек йогынты ясамаячак. Андый продукциядән еш кына бәягә карап түгел, ә сәяси һәм репутация сәбәпләре аркасында баш тарталар.

Күпчелек җитештерү тармаклары әле кабат ябылырга да мөмкин. Чөнки сум югарырак булган саен, табышны долларда алып, аны сумга күчергәндә, бу табышларның түбән булуын күрәчәкбез. Җитештерүчеләргә бу, әлбәттә, файдага түгел.

Товараларын читкә чыгаручыларның тагын бер баш бәласе – логистика. Бер чит илдән товар кайтару өчен башка илнең ярдәменнән файдаланасы – аның аша кайтарасы. Чылбыр бер мәлне өзелергә дә мөмкин. Өзелмәсә дә, әлеге дә баягы чыгым күбрәк була.

Алга таба ни көтәргә?

Әйтергә авыр. Вазгыятьнең уңай якка үзгәргәне күренми. Әмма моңа да карамастан, паникага бирелмик. Икътисад мәйданында кризис чоры – кабатлана торган күренеш. Цикллап күзәтелә ул. Ләкин бу кризисны без әле дә узып киләбез. Яңа чынбарлыкка яраклашабыз. Беркайчан да бер нәрсәдә камил булмый һәм бармый. Шулай булса, яшәү дә кызык булмас иде. Кризисны дөрес итеп кабул итәргә һәм яраклашырга өйрәнергә кирәк.

Әйтик, күп кенә чит ил товарлары Россия базарыннан китте. Әмма моңа карап кына ихтыяҗ кимемәде. Әлбәттә, тәкъдиме кимеде. Тик кеше һаман да ашый, һаман да киенә, һаман да ял итәргә тели бит. Шуңа күрә хәзерге чор – мөмкинлекләр чоры. Син нәрсә тәкъдим итә аласың, шуны дөньяга күрсәтер вакыт.

Акчаны нишләтергә?

Минем бу очракта һәркемгә бер киңәш: диверсификация (акчаны төрле валютада саклау. – Авт.), «финанс мендәре»н булдыру, иминиятләштерүдән файдалану. Бу киңәшләр үтәлгән очракта, вазгыятьтән куркып утырырга кирәкми. Инвестицияләр белән кызыксынырга кирәк. Алга таба капитал булдырырга. Базарда авырлыклар туса да, ул мөмкинлек буларак кабул ителергә тиеш.

Сумны «йомшарту» өчен, Үзәк банк нинди ысуллар кулланды?

Ставканы киметү зур роль уйнаган дип саныйм. Бу безгә ничек тәэсир итә соң? Безнең моңа кадәр ставка бер дәрәҗәдә тора иде, кредит ставкалары да югары булды. Гади итеп әйтсәк, сумның кыйммәте бар иде. Ставкалар төшеп киткәч, сум да төшеп китте. Ипотека, кредит алучылар артты. Сум кулланышта бик күбәйде һәм аның кыйммәте дә кимеде.

 САН

Валюта курсы (4 августка караган мәгълүмат буенча)

Доллар – 60,2374 сум

Евро – 61,1243 сум

 Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү