Фәнис ХӨСӘЕНОВ: «Кыйммәтле товар алырга ашыкмагыз»

Акчага бәйле үзгәрешләр турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВ белән сөйләштек.

– Фәнис Сәярович, долларның үсүе, рубльнең түбән тәгәрәве якын киләчәктә бәяләргә ничек тәэсир итәчәк?

– Иң беренче чиратта шуңа ачыклык кертергә кирәк: доллар курсы тирбәлү якын арада ук туктаячакмы әллә бу озаграк вакыт дәвам итәчәкме? Без моны кыска вакытка исәпләнгән тотрыксызлык дип кабул итәбез. Чыннан да, әгәр бу бер ай – ай ярымга исәпләнгән сикереш икән, чит илдән кайтарылучы товарлар әллә ни кыйммәтләнмәячәк. Доллар курсы уйнау өч ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвам итсә, аңлашыла ки, алга таба кибетләргә товарны кыйммәтрәк бәядән кайтарырга туры киләчәк. Гомумән, валюта базарында вазгыять хәзерге кебек кискен үзгәргән шартларда, без халыкка ашыгыч адымнар ясамаска киңәш итәбез. Аңлатып китик: доллар бүген үссә, иртәгә нәкъ шулай кискен кимергә дә ихтимал. Без моны былтыр күрдек бит инде. АКШ валютасы 120 сумга кадәр күтәрелде дә кире 60 сумга төшеп утырды. Ә күпләр, мәсьәләнең төбенә төшәргә теләмичә, кибетләргә суыткыч, машина кебек кыйммәтле чит ил товарлары сатып алырга йөгерде. Соңыннан кыйммәтле бәядән сатып алган ике телевизор, өч кер юу машинасы белән утырып калдылар. Артык техникадан котылырга теләп, аны очсызракка юнәтүчеләр дә булгандыр әле. Халык көнкүреш техникасын запас белән сатып алды. Шуңа күрә доллар үсүен дәвам итсә дә, бу җәйдә кибетләрдә ыгы-зыгы булмаячак.

  – Алда безне ни көтә?

– Әйткәнемчә, бу кыска вакытка исәпләнгән тотрыксызлык булырга тиеш. Бүген АКШ валютасы 90 сум тирәсендә тирбәлә. Уртача еллык курс исә 80–85 сумнан артмаячак дип фаразлыйбыз. Ел ахырында АКШ валютасы 80 сум тирәсе торырга мөмкин. Шуңа күрә тагын бер тапкыр әйтәм: бүген кыйммәтле товар сатып алырга ашыкмагыз. Сатучылар шуны гына көтә: халык билгесезлеккә чумган арада үзләренә кирәкле товарны яки кыйммәтлесен сатып калырга тырышалар.

Доллар биюе: валюта базарындагы тотрыксызлык бәяләргә тәэсир итәчәкме?

– Хәзерге шартларда доллар сатып алу яки аны сату отышлымы?

– Әгәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакыт акча җыярга ниятлисез икән, чит ил валютасы сатып алырга мөмкин. Тик шунысы бар: аны тере акча итеп алырга кирәк. Ягъни әгәр валюталы счет ачсагыз, банктан әлеге сумманы алырга теләгән очракта сезгә исәп-хисапны ул вакытта гамәлдә булачак курс белән ясаячаклар. Ә доллар үскән дип кенә, кесәдәге юклы-барлы акчаны чит ил валютасына алмаштырудан файда юк.

 


Фикер өстәү