Майга нәтиҗәләр ясап, Росстат сайтында шул айда Татарстанда 3620 үлгән кеше теркәлгән дип хәбәр иттеләр. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үлемнәр саны 83 кешегә, ягъни 2,3% ка арткан.
Әмма мондый тенденция Идел буе федераль округының күпчелек төбәкләренә хас. Үлүчеләр саны шулай ук Оренбург өлкәсендә — 13,1%ка, Чувашиядә — 9,3%ка, Башкириядә — 8,8%ка, Марий Элда — 8,6%ка арткан.