«Бирелгән вәгъдә тиз онытылды»: Әрдоган Россиягә хыянәт иттеме?

Соңгы көннәрдә ясалган төрек инициативалары Россиянең ура-патриотлары арасында зур гасабилану тудырды. Әрдоганны хыянәттә, сүздә тормауда, килешүләрне үтәмәүдә һәм шуларга бәйле рәвештә Кремльне төрек кубызына биюдә гаепләүләр баштан ашып китте.

Әнкараның, Россия белән килешүләрне бозып, «Азов»* командирларын Украинага кайтаруы, Украинаның НАТО составына алынуын яклавы, Киевка Firtina T-155 үзйөрешле артиллерия җайланмалары бирелү, Кремль теләгенә каршы килеп, «ашлык килешүе»н озайтырга җыенуы – барысы бергә Владимир Путин аркасына кадалган пычак булып кабул ителә һәм Россия лидерының имиджын начарайтучы гамәл дип бәяләнәләр. Аңлашыла инде: ура-патриотлар җавап бирүне, Әрдоганнан рәхимсез үч алуны таләп итә. Соңгысы – «ашлык килешүе», гомумән, баштан ук Россия мәнфәгатьләренә каршы килә дип санала иде һәм «диван сәясәтчеләре» Кремльдән аны өзүне күп тапкыр таләп итте. Зур сәясәт әһелләре арасында да, хәтта Кремльнең үзендә дә Украина ашлыгын экспортлауга юл куелуны гел авыр кабул иттеләр. Күп вакыт тешне кысып түзәргә туры килде, чөнки Мәскәүдә бу килешүне Россия һәм Белоруссия продукциясен (иң беренче чиратта калийлы һәм азотлы ашламаларны) Европага һәм Африкага сату мөмкинлеге белән бәйлиләр иде. Берничә тапкыр озынайтылган «ашлык килешүе» ул мөмкинлекне бирмәде һәм Россия, ниһаять, килешүдән чыгачагын өзеп әйтте. Югарыда сөйләнгәннәр барысы да Әрдоганның астыртынлыгы һәм хыянәте буларак кабул ителә.

Хәзерге дөньяда зур сәясәтнең ничек эшләнүен белмәү нәтиҗәсе болар. Әйдәгез, Төркиядә күптән түгел генә булып узган президент сайлавын искә төшерик. Ике турда үтү сәбәпле, ул дөньякүләм сәясәттә кемнәрнең кем икәнлеген ачыкларга зур мөмкинлек бирде. Европада һәм АКШта Әрдоганның яңа президентлык срогына каршы ачыктан-ачык сугыш игълан ителде. Матбугат һәм телевидение төрек лидеры өстенә шулкадәр күп пычрак өйде, хәтта аны чистартып бетереп булмас кебек иде. Сайлауның хәлиткеч этабы якынлашканда, Әрдоган АКШ Президенты Байденның аны бәреп төшерергә әмер бирүе турында да белдерде. 14 май көнне бу хакта көрдләрнең Rudaw агентлыгы хәбәр итте. Гадәти кеше акылы белән фикер йөртсәк, сайлауда җиңгәннән соң, төрек лидеры американнарга гомерлек дошман булып калырга һәм беркайчан да Байден белән бер өстәл янына утырмаска тиеш иде. Әрдоган әле 2018 елда ук АКШ сәясәтчеләре адресына: «Бер яктан сез стратегик союз турында сөйлисез, икенче яктан партнерыгызның аркасына пычак кадыйсыз. Без моны кабул итә алмыйбыз», – дигән иде.

Соңгы көннәр белдерүләрен игътибар белән укыйк әле. Вильнюс саммиты кысасында Төркия белән Көнбатыш арасында чып-чын сәүдә барды. Төрекләр мөмкинлектән файдаланып калу өчен барысын да эшләде: Швециянең НАТОга керүен Төркиянең Евросоюзга кабул ителүенә бәйләделәр. Бу уңайдан Вашингтонның белдерүен карыйк: «АКШ һәрвакытта да Төркиянең Евросоюз әгъзасы булуга омтылышын яклады һәм яклавын дәвам итә». НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг та шуны ук яклый икән, ул да үз сүзен өзеп әйтте. Шведларны әйтеп тормыйбыз, алар ике куллап төрекләр яклы. Американнар кичекмәстән F-16 очкычларын Әнкарага сатарга карар кабул иткәннәр, Гыйракта һәм Сүриядәге төрек хәрби операцияләрен дә яклыйлар дигән хәбәрләр дә таратылды. Байден белән очрашкач, Әрдоган да үз «Твиттер»ында: «АКШ белән яңа этап башлыйбыз», – дигән сүзләр язды. Алдагы вазгыятьне белмәсәк, Төркия – Көнбатыш дуслыгына моңарчы Әнкара аяк терәп каршы торган, көнбатышлыларның исә һәрвакытта да төрекләргә мәхәббәте ташыган дип аңлар идек. Вазгыять менә шулай кискен үзгәрә ала: глобаль сәясәттә мәңгелек дошманнар да, мәңгелек дуслар да юк. Шәхси үпкәләр һәм амбицияләр ил мәнфәгатьләре алдында һәрвакыт артка чигә. Зуррак отыш хакына кечерәк нәрсәләрне корбан итү гадәти хәл санала.

Хәзер Әрдоганның Россиягә хыянәте мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Сайлаудан соң Төркия сәясәтендә (кем җиңүгә карамастан) җитди борылышлар булачагын без алдан әйткән идек. «Икенче тур нинди генә нәтиҗә белән төгәлләнмәсен, дөнья сәясәтенең шахмат тактасында төрек гамбиты башлануга китерергә мөмкин», – дип майда ук яздык. Вильнюс очрашуы алдыннан һәм саммит вакытында без шул гамбитның беренче йөрешләрен күрдек. Россия мәнфәгатьләре өчен зур зыян китерерлек берни дә булмады диярлек анда. Килешү буенча, сугыш беткәнче, Төркиядә яшәргә тиешле 4–5 кешенең Украинага кайтуы эмоциональ эффекттан башка берни дә бирми. Ни тактик, ни стратегик әһәмияте дә юк аның. Моннан соңгы килешүләрдә төрекләргә йөз процентка ышанып бетәргә ярамый дигән нәтиҗә генә ясала ала. Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков нәкъ шундый нәтиҗәне әйтте дә. Әйе, мәскәүдәгеләрнең кытыгына бик каты тигән бу гамәл, үпкә зур, төрекләрнең Кремльне санга сукмавы буларак кабул ителә. Әмма… төрекләргә үч итеп, уртак проектларны утта ягарга һич кенә дә ярамый. Бер нәрсәне яхшы аңларга кирәк: Әнкараның Мәскәү белән хезмәттәшлеге мәхәббәттән түгел, файда күзлегеннән генә чыгып башкарыла. Төркия беркайчан да Кырымны Россиянеке дип санамады, Донбасстан Россия гаскәрләре чыгарылырга тиешлеген дә даими әйтеп тора. «Азов»* сугышчылары да төрек пропагандасы күзлегеннән караганда нацистлар түгел. Алар Төркиягә алмашу нәтиҗәсендә китте (ягъни Россия аларны бушка бирмәде) һәм Әнкара ни өчен килешүнең бер өлешен үтәмәвен Мәскәүгә үзе аңлатыр. Дипломатия эше бу, хисләр белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Кремль вазгыятькә мондый күзлек белән карый: «Перспективы реализации проекта газового хаба с Турцией никак не связаны с ситуацией вокруг передачи главарей «Азова»*. Аш – ашка, урыны – башка ягъни. Төркиядә газ саклагыч төзү төрекләр өчен – отышлы, Мәскәү өчен – кирәк. Бер нәрсәне истә тотыйк: Европага газ сатуны чикләү Россиянең 2023 ел бюджетына 2,6 триллион сумлык югалту бирә. Аз акча түгел. Көньяк аша газның бер өлешен сатып була икән, ул варианттан баш тартырга ярамый. Төрекләрнең Украинага корал сатуы бик ачуны китерергә мөмкин, әлбәттә, әмма Песковка сүз бирик: «У Турции есть абсолютное право развивать отношения с Украиной, но Россия надеется, что это не будет направлено против Москвы». Өметләнеп була, таләп итеп булмый. Ярым-йорты дәүләт белән түгел, төбәк державасы белән эш итәбез. Әле ул глобаль масштабта да үзен зур көч буларак игълан итә. Моны исәпкә алырга туры килә.

Ашлык килешүе – Россия өчен сызландыра торган мәсьәлә. Ә төрекләр өчен ул – матди отыш китерә торган проект. Әрдоган килешүне озынайтырга кирәк дип саный икән, Россиядән башка да озайтачак. Моның өчен җитәрлек куәте бар. Әйе, Россия, Одесса портындагы инфраструктураны җимереп, экспортка аяк чала ала, әмма Әнкара белән араны бозар алдыннан, җиде кат үлчәргә кирәк булачак. Төрек дипломатиясе килешүдә Россиянең катнашуы Мәскәүнең йөзен саклау өчен генә кирәк дип саный. Кремльдә теләмиләр икән, рәхим итсеннәр: Әнкара инде, ашлык килешүе, Россия аннан формаль рәвештә чыкса да, озайтылачак, төрек хәрби диңгез көчләре «коридор»ның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк, дип белдерде. Килешүдән чыгу Кремль өчен имидж югалтуы бирә, башка берни дә түгел. Моны хәтта килешмәүчән турбопатриотлар да таный.

Зур сәясәтнең сыгылмалылыктан башка була алмавын Кремльнең Пригожин фетнәсенә мөнәсәбәте мисалында да күрә алабыз. 24 июнь көнне Владимир Путин Россия гражданнарына мөрәҗәгатендә: «Тот, кто организовал и готовил военный мятеж, кто поднял оружие на боевых товарищей – предали Россию. И ответят за это», – дип белдергән иде. Соңыннан чишелешнең компромисслы варианты табылды. Кремльдә үзара үтереш урынына килешү отышлырак дип таптылар.

Зур сәясәттә бирелгән вәгъдәләрнең тиз онытылуы – гадәти күренеш. Сайлаудан соң Әрдоган тышкы сәясәттә яңа сәхифә ачмый булдыра алмый иде. Төркиянең икътисадый хәле, сайлау алдыннан халыкка биргән вәгъдәләр шуңа мәҗбүр итә. Зур вәгъдәләрнең үтәлүе хакына әһәмияте ягыннан кечерәк булган принципларны бозу хәзерге дөньяда хыянәт дип түгел, прагматиклык дип санала. Әрдоганның соңгы көннәр йөреше – шул прагматиклыкның бер чагылышы ул. Сәясәтнең шахмат тактасында шундый ат йөрешләреннән башка ерак китә алмыйсың.

Рәшит Фәтхрахманов

* Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.

 


Фикер өстәү