Илсур Метшин: «Оренбург өлкәсендә хәл катлаулы. Без читтә кала алмыйбыз»

Казан мэры карары буенча Оренбург халкына эчә торган су белән өч фура җибәрелде

Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча бүген Оренбург халкына эчә торган су белән өч фура җибәрелде. Оренбург мэры Сергей Салмин белән телефон аша сөйләшкәннән соң, Илсур Метшин шундый карар кабул итте. Казан шәһәре башлыгы су басудан зыян күргән Оренбург халкының ихтыяҗларын ачыклау өчен шалтыраткан иде. Сергей Салмин сүзләренчә, хәзерге вакытта эчәргә яраклы суга ихтыяҗ зур. Әлеге максатлар өчен биш литрлы 9,5 мең шешә су сатып алынды.

 

«Оренбург өлкәсендә хәл катлаулы. Без читтә кала алмыйбыз. Халык ярдәмгә мохтаҗ. Мэр буларак, зыян күргән шәһәр башлыкларына нинди җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңлыйм. Оренбург өлкәсе халкына тагын ничек ярдәм итәргә мөмкин булуын оператив рәвештә хәл итәчәкбез», – дип шәрехләде үзенең карарын Илсур Метшин.

Элегрәк Оренбург өлкәсендә федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 9 нчы апрель иртәсенә Урал елгасында су дәрәҗәсе 897 сантиметрга кадәр күтәрелгән, шул ук вакытта хәвефле күрсәткеч 930 сантиметрны тәшкил итә. Оренбургта 2032 йорт яны участогы һәм 1580 хуҗалык су астында калган, тәүлек эчендә аларның саны 78 һәм 63 кә арткан. 822 кеше, шул исәптән 40 бала эвакуацияләнгән.

Росгидромет хәбәр итүенчә, су басуның иң югары ноктасы 10 нчы апрельдә көтелә. Су басу зонасында Оренбург һәм Оренбург районы кала. Төбәктә вазгыять 20 нче апрельдән соң тотрыкланыр дип көтелә. Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вадим Никаноров шешәләрдә эчә торган су китерүне оештыру һәм мобиль су чистарту җайланмаларын куллану кирәклеген билгеләп үтте. Гуманитар ярдәмне җыюга һәм бүлүгә волонтерлар җәлеп ителәчәк.


Фикер өстәү