Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында мөрәҗәгать Путинга юлланачак

Татарстан Дәүләт Советы Владимир Путинга Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыга. Депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдимен хуплады.

«Сугыштан соңгы елларда безнең халыкның каһарманлыгын мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылды, Герой-шәһәр һәм Хәрби дан шәһәре исемнәре бирелде. Ләкин тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтен дә истә тотарга кирәк. Моңа бәйле рәвештә, Владимир Путин „Хезмәт батырлыгы шәһәре турында“ РФ мактаулы исемен кертте», — диде.

Илсур Метшин бу исем Бөек Ватан сугышында Җиңүгә саллы өлеш керткән, хәрби һәм башка көнкүреш продукциясен өзлексез җитештергән шәһәрләргә биреләчәген искәртте. «Безнең шәһәрнең мондый югары дәрәҗәгә лаек булырлык бөтен сәбәпләре бар», — диде.

Мэр Бөек Ватан сугышы елларында 139 предприятие үзгәртеп корылганын, 70 тән артык предприятие эвакуацияләнгәнен әйтте.

Илсур Метшин, шулай ук, Казанның башка предприятиеләре казанышларын да әйтеп узды. «Минем адреска, шәһәр думасы аппаратына иҗтимагый оешмалардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Барлык мөрәҗәгатләр шәһәргә, патриотизм мәхәббәт турында сөйли. Мондый бердәм омтылыш өчен рәхмәтемне җиткерәм», — диде.

Депутатлар Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү турында» үтенечне хуплады.


Фикер өстәү