Казанга «Хезмәт даны шәһәре» исеме бирелүне Шәһәр көнендә билгеләячәкләр

Казанга «Хезмәт даны шәһәре» исеме бирелүне август аенда Шәһәр көнендә билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева сөйләде. 

– Пандемия үз төзәтмәләрен кертте: әлеге вакыйганы зурлап үткәрә алмыйбыз, әмма без моны һичшиксез эшләячәкбез. Беренче шундый зур бәйрәм Шәһәр көне – 30 август булыр дип өметләнәм, – диде ул.

Моннан тыш, 1 сентябрьдә Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында тантаналы линейкалар уздыру планлаштырыла. Мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәре белән очрашачак. Шулай ук, ай дәвамында барлык мәктәпләрдә дә предприятие җитәкчеләре һәм музей хезмәткәрләре катнашында ачык дәресләр узачак.

Казанга «Хезмәт даны шәһәре» исемен бирү җәмәгатьчелек соравы буенча башкарылган.

– Проектның Дәүләт Думасына кертелүен белгәч, бу инициативага ярдәм итүнең яңа дулкыны кузгалды. Безнең адреска 30дан артык коллектив мөрәҗәгать килде, бөтен Россиядән волонтерлар язды. Гомумән алганда, 2,5 млн артык хәбәр булды, – диде Казан башлыгы урынбасары.

Халыкның хезмәт батырлыклары турында документларны һәм тарихи белешмәләрне Казан мэриясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә әзерләгән. Әлеге мәгълүматлар Россия Фәннәр академиясенең йомгаклау бәяләмәсенең нигезенә салынган.

Республика башкаласында шәһәр тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында кыскача тасвирланган истәлекле стелалар һәм мемориаллар барлыкка киләчәк.

Людмила Андреева әйтүенчә, хәзер тыл хезмәтчәннәре исемлеген төзиләр, аларны сәнәгать предприятиеләрендә һәм Казан Ратушасында хөрмәтләү тантанасы уздыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: Казанга «Хезмәт даны шәһәре» «Россия Федерациясенең мактаулы исемен бирү турында» Указга 2020 елның 2 июлендә РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Казан 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән 20 шәһәр исемлегенә керде.

 

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү