Татарстанда Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар уздырыла

1 сентябрьдә Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар, сыйныф очрашулары уза. Республикада барлыгы 57 494 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән тыш, балаларны Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашулар көтә. Алар укучыларга юл хәрәкәте иминлеге нигезләре турында сөйләп, яктылык кайтаргыч элементлар бүләк ителәчәк.

Шулай ук барлык сыйныфларда “Татарстан Республикасы халык сәнгате промыселлары һәм кәсепләре” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Максаты – балаларда илебездәге, республикадагы халык кәсепләре белән таныштыру.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә – Белем көне алдыннан видеоэлемтә режимында Казанда, Чаллы, Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнарында 11 мәктәпне файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.


Фикер өстәү