Рөстәм Миңнеханов яңа уку йорты ачылышында: «Заманча мәктәп менә шундый булырга тиеш”

Бүген республикада җиде яңа мәктәп ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртән башкалабыздагы “Ачыш” мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Әлеге белем йорты 1224 балага исәпләнгән. Беренчегә 9 сыйныф туплаганнар. Арада хәтта “Ә” дигәне дә бар.

Рөстәм Миңнеханов Белем көнен истәлекле вакыйга дип атады. Барлык мәктәпләрнең дә яңа уку елына әзер булуын әйтте.
– Республика мәктәпләренә быел 500 меңнән артык укучы бара. Шуның 57 меңе – тәүге тапкыр мәктәп бусагын атлый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Заманча мәктәп менә шундый булырга тиеш. Без мондый уку йортларын күптән төзибез. Әмма аларга елдан-ел ниндидер үзенчәлек өстәлә бара. Теләгем шул: балалар татулыкта, тынычлыкта үссен. Республика икътисады алга барсын, башкалабыз тагын да матурайсын. Ә иң мөһиме – барлык балалар да исән-сау, сәламәт булсын! Яңа уку елы белән!


Фикер өстәү