Татарстан мөфтиятендә 140тан артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Бүген, сафәр аеның 15нче көнендә (31нче августта), Белем көне алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аз керемле һәм күп балалы, авыру, тулы булмаган гаиләләрдән булган мәктәп укучылары белән очрашты. Мөфти аларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Балаларның дүрттән бере беренче сыйныфка баручылар иде. Ярдәмне алучылар арасында төрле милләт һәм дин вәкилләре бар. Мәктәп букчасына гадәттәгечә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт дәресләре, рәсем сәнгате өчен җыелмалар һ.б. салынган.

Барлык уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләрне беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 25 бала – 13 малай һәм 12 кыз алды. 2-4нче сыйныф укучылары (28 кыз, 17 малай) өчен әзерләнгән пакетларда уку кирәк-яракларына иҗади дәресләр өчен шөгыльләнү өчен пластилин, акварель, төсле кәгазьләр, альбомнар һ.б. өстәлгән. 5-11нче сыйныфларда белем алачак 72 укучы өчен җыелмалар калын дәфтәрләр белән баетылган. Шулай итеп, бүген мөфти кулыннан  республиканың 140тан артык укучысы Белем көненә бүләкле булды.

Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! » республика акциясе кысаларында узды. Әлеге акция 2016нчы елдан бирле алып барыла. Камил хәзрәт мөфтиятнең яшь кунакларын сәламләде, аларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады, белемнең мөһимлеге һәм кыйммәте турында вәгазь сөйләде.

“Мәктәпкә барганда һәм укыганда нинди ният булырга тиеш? “Укыйм, алган белемнәрем белән кешеләргә файда китерәм”, – дигән ният булса, укуыгыз гыйбадәт шикелле кабул ителәчәк. Әгәр дә кеше балага Коръән белеме бирсә, Коръәнне өйрәтсә, бала үзе башка гыйлемнәргә тап булачак. Бу дөньяда барлык китаплар бары бер Коръәнне аңлар өчен укыла”, – дип җиткерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул укучыларга зиһен, тел ачкычлары теләде, акыллы, әдәпле булып, киләчәктә динебезгә файдалы булуларын теләде.

Исегезгә төшерәбез, бу атнаны Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казан, Яшел үзән, Чаллы шәһәрләрендә урнашкан вакытлыча яшәү урыннарында торучы качакларның 61 баласына уку кирәк-яраклары һәм мәктәп букчалары тапшырды. Шулай итеп, “Зәкят” хәйрия фонды барлыгы 200дән артык укучыны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итте.


Фикер өстәү