Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын яңа уку елы белән котлаячак

Бүген, 31 август , Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсе Шадрин районын Йолдыз авылына бара. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә ул Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын яңа уку елы белән котлаячак.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы укучыларга велосипед, рюкзак һәм мәктәп формалары бүләк итте, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү