Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация көчлк янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде. Бүген биредә Бөтендөнья конгрессы Милли Советы бюросының киңәйтелгән утырышы узачак.

Аңа кадәр делегация авыл яшәеше белән танышты, халык сорауларын тыңлады.

Делегация вәкилләре эш сәфәрен Йолдыздагы янгыннан зыян күрми калган мәчет белән танышудан башланды. Мәчетнең имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин авылның көнкүреше турында сөйләде. Азактан барысы да намаз укыа, дога кылдылар.

Көчле янгыннан соң торгызылучы Йолдыз авылыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Сәфәрнең беренче ноктасы янгыннан соң исән калган мәчет имамы белән танышу булды. Җирле фермер Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин коточкыч янгыннан соң авылның торгызылуы турында сөйләде. Аннары кунаклар бергәләп дога кылдылар.


Фикер өстәү