Чаллыда яңа мәктәп ачканнар: “Җиһазланышы ягыннан Россиядәге иң заманча мәктәпләрнең берсе бу”

Чаллыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында заманча мәктәп ачканнар. Бу хакта шәһәр мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Мәктәп директоры Рамил Садриев әйтүенчә, җиһазланышы ягыннан Россиядәге иң заманча мәктәпләрнең берсе бу. “Мәктәптә 28 урынга голографик технологияләр бүлмәсе (балалар 3D-күзлек белән утырачак), VR-күзлекләр киеп укуны күздә тоткан бүлмә, такталар комплексы булдырылган”, – ди директор.
Мәктәпнең бизәлеше – архитектор Елена Сафиуллинаның иҗат җимеше. Биредә саргылт, соргылт һәм яшькелт-зәңгәр төсләр өстенлек итә.

Сыйныф бүлмәләрендә интерактив, акбур һәм магнит-маркер белән яза торган такталар комплексы урнаштырылган. Такталы дивар шкафлар һәм тартмалар белән тәэмин ителгән.
Башлангыч сыйныфлар бүлмәләре 3 катта аерым блокта урнаштырылган. Һәр кат Идел буе халыкларының әкият геройлары белән бизәлгән.


Фикер өстәү