Васил Шәйхразыев Курган өлкәсендәге Йолдыз мәктәбендә укучыларына дәрес уздырды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсендәге Йолдыз авылында мәктәп укучыларын, укытучыларын һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлады.

– Мин сезнең белән очрашуыма шатмын. Сезнең мәктәп тулысынча уку елына әзер. Җәй көне инде сезгә матур һәм уңайлы формалар тектерелде. Яңа уку елы бары тик уңышлар гына алып килсен! Тырышып укуыгызны һәм шушы мәктәпкә горурланып йөрүегезне телим! – диде ул.

Милли Шура рәисе мәктәп укытучыларына – 14 ноутбук, беренче сыйныфка баручыларга – мәктәп кирәк-яраклары, мәктәпкә дәреслекләр бүләк итте. Авыл мәктәбендә 62 укучы белем ала.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын, укытучыларын һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлады.

Тантаналы чарадан соң Васил Шәйхразыев укучыларга сыйныф сәгате узды. Ул укучылар белән тормышның максаты, укучыларның киләчәккә булган планнары һәм хыяллары хакында сөйләште. Шулай ук алар янгын вакытында халыкның берләшүе, бер-берсенә ярдәм итүе турында да фикер алыштылар.


Фикер өстәү