Телефонны машинаның алгы тәрәзәсенә элүне тыю турында карар үз көченә кергән

Бүген – 1 сентябрьдә автомобильләрдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия Хөкүмәте карары үз көченә кергән. Карарда, аерым алганда, машинаның алгы тәрәзәсенә нәрсәләрдер урнаштыруны тыю күздә тотылган.

Документтан күренгәнчә, машина йөртүченең юлны карап баруына комачаулардай өстәмә әйберләр урнаштыру яки тәрәзә пыяласын каралту (нәрсәдер ябыштыру) тыела.

Бары тик арткы күренеш көзгеләре, тәрәзә югыч детальләре, тәрәзәгә урнаштырылган радиоантенна, пыяла җылыткыч кебек приборларга гына бу кагыйдә кагылмый. Ә менә видеорегистратор, телефон, навигатор, юлга түләү өчен транспондер беркеткечләрен тәрәзә пыяласына элеп куйган өчен штраф түләргә туры киләчәк.

Юрист Дмитрий Безделин басма хәбәрчесе белән әңгәмәсендә болай дигән: “Машина йөртүчегә юлны карап баруга комачаулардай теләсә нинди әйберне тәрәзәгә урнаштыру штраф салуга китерергә мөмкин. Әмма закон видеорегистратор булдыруны тыймый. Аны мин арткы күренеш көзгесе артына урнаштырырга киңәш итәр идем”, – дигән.


Фикер өстәү