Татарча сөйләшәбез: «Стенасыз» татар дөньясы

Саф татарча сөйләшергә тырышканда иң күп авырлыклар тудыра торган сүз – стена. Никтер «стена» сүзе дә чит тоела, аның татарча тиңдәше дип саналган «дивар» да колакка ятышлы түгел сыман. Нишләргә, хәзер стена-диварларсыз яшәргәме?

Аңлатмалы сүзлекләр «стена» сүзенә мондый билгеләмәләр бирә: «биналарның вертикаль ян кормасы, дивар», «бинаның эчке өлешен тыштан аерып, каплап һәм түбәне күтәреп тора, шулай ук бина эчендә аерым бүлмәләр-бүлемнәр хасил итә торган ян кормасы». «Дивар» сүзе дә шундый ук билгеләмә бирелә, әлбәттә: «нинди дә булса торак, каралы, бинаның ян корылмасы; стена».

Татар теленең язма корпусында (corpus.tatar) дивар сүзе 3516 тапкыр очраса, стена 8219 тапкыр кулланыла. Кайсы вариантның танылганрак булуы турында бәхәсләшәсе дә юктыр.

Сүзлекләрнең мантыйгына таянсак, дивар белән стена бер-берсен алыштырырга сәләтле синонимнар булып чыга. Сүзлекләрдә үк бу ике сүзнең дә алынма сүз булуы күрсәтелә.

Стена сүзе татарга рус теленнән килгән, ә рус теленә һәм башка славян телләренә борынгы алман теленнән үк күчкән. Алманча Stein «таш» сүзеннән стена барлыкка килгән. Таш белән бәйләнеш юкка түгел, чөнки әүвәл стена дип таштан ясалган ныгытманы атаганнар.

Дивар сүзенең телебездә пәйда булуы фарсы теленең йогынтысы белән бәйле. Рифкать Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, әлеге сүз калын стенаны, ныгытманы аңлаткан.

Димәк, тарихи күзлектән караганда, стена да, дивар да шәһәрләрдәге таш биналарның ян кормасын яисә шәһәрне уратып алган ныгытманы аңлата. Башка төрки телләрдә «стена» мәгънәсендә кулланыла торган сүзләр төрлечә яңгырый: duvar, dubal, дубал, devor, қабырға, там, исар һ.б. Шуларга да тукталып үтик.

Дувал сүзе (duvol/devor, девол, дубал) Урта Азия илләренә хас булган койма һәм стеналарны белдерә. Еш кына авылларда, кышлакларда өй һәм ишегалдын уратып биек койма ясала. Аның материалы, гадәттә, саманнан була (салам һәм балчыктан ясалган, кояшта киптерелгән кирпеч). Яссы кирпечләр дә, заманчарак материаллар да кулланылырга мөмкин. Мондый койма кайчак йорт диварының дәвамы итеп тә төзелә ала.

Исар сүзе дә таш койма, ныгытманы аңлата. Там сүзе йорт һәм йортның дивары мәгънәсендә килә.

Казакъ телендә кулланылган қабырға сүзе исә безнең контекстка бик туры килә сыман. Чыннан да, йортның дүрт ягын дүрт кабыргасы дип күз алдына китерергә була. Рифкать Әхмәтҗановның этимологик сүзлегендә исә бу сүзнең йорт-көнкүреш белән бәйле мәгънәсе беренчел, ә тән әгъзасы дигән мәгънәсе соңрак килеп чыккан дигән версия дә китерелә. Мөгаен, тирмә-юрталарда яшәгән бабаларыбыз бу сүздән еш файдалангандыр (әлбәттә, без күз алдына китергән дивар мәгънәсендә түгел).

Стена сүзе килеп кергәнче татарлар агач йортларның стеналарын дивар дип атамагандыр дигән фаразлар бар. Әмма агач йорт стенасына ымлап кына күрсәтмәгәннәрдер бит инде? Юк, әлбәттә. Чыганакларда актарынмыйча да авыл сөйләмен искә төшерергә, шул рәвешле кечкенә реконструкция ясарга буладыр. Бурадан төзелгән йортның бурасы бура булудан туктамый. Авыл кешесе аны шул килеш атый. Стенага беренче тарихи альтернатива – бура. Келәт, абзарның да бурасы булырга мөмкин, гадирәк итеп төзелгән булса, тактасы була. Түбәсе, түшәме, дүрт ягыннан тактасы. Диалекталь вариант буларак стена мәгънәсендә өргә сүзенең дә кулланылганы билгеле. Өргә – төрки сүз, хәзер Алтай якларында гына сакланган.

Кыскасы, татар стенасыз яшәмәгән, әлбәттә. Шәһәрләрдә дивар сүзе кулланылгандыр, агач корылмаларга карата бура, такта, өрге вариантлары кулланылган, башка җирле вариантлары да булгандыр дип әйтергә нигез бар.

Хәзерге сөйләмдә стена һәм дивар сүзләренең икесе дә «законлы». Әмма дивар сүзе телебездә тарихи яктан борынгырак, ул башка төрки телләрдә дә кулланыла, матур яңгырый да. Аны ешрак кулланырга тәкъдим итәр идем. Һәрхәлдә, «ВКонтакте»ның татарча сәхифәсендә «дивар» сүзенә күпләр инде өйрәнде, ул бик матур һәм табигый яңгырый башлады.

Стена сүзеннән килеп чыккан стенка сүзе дә бар бит әле. Ул тагын да күбрәк проблемалар тудыра. Аның хакында киләсе чыгарылышларда сөйләшербез.


Фикер өстәү