Июльнең төп «күчтәнәче»: тарифлар 4 процентка артты

1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә түләүләр уртача 4 процентка артты. Дөрес, теге яки бу коммуналь хезмәткә тариф кимрәк тә, күбрәк тә булырга мөмкин, ләкин куелган чиктән арттырырга ярамый. Үзгәрешләрне журналистларга Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев аңлатты.

Җитәкче сүзләренә караганда, халык өчен тотыла торган табигый газга тариф элеккечә кала. Аның бер кубометры 5,72 сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта сыекландырылган газның ваклап сату бәясе 3 процентка – 29,49 сумнан 30,37 сумга кадәр арта. Газ плитәләре урнаштырылган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен (бер ставкалы тариф өчен) электр бәясе 3,78 сумнан 3,93 сумга кадәр артты. Ә электр плитәле күпкатлы йортларда яшәүче авыл һәм шәһәр халкы өчен бу бәя 2 сум 77 тиенне тәшкил итә. Чүп чыгарган өчен дә тарифларда үзгәрешләр бар. Бу хезмәт өчен Татарстанның көнчыгыш зонасында тариф 1 кубометр өчен – 380,50 сумга кадәр, көнбатыш зонада 380,52 сумга артты.

Фаразлар буенча, киләсе елга да тарифлар уртача алганда 4 процентка артырга мөмкин.

– Бу үзгәрешләр санитар-пандемия шартларында ни дәрәҗәдә кабул ителәсе яки каласы якындагы бер-ике айда билгеле булыр, – диде комитет рәисе.

Александр Груничев әйтүенчә, районнар буенча иң түбән тариф – Чаллыда. Иң зур тариф (җылылык өчен) – Балтач районында.

— Бүгенгә республикадагы бар халык каты-көнкүреш калдыклары, газ һәм электр энергиясе өчен тигез күләмдә түли. Су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык һәм кайнар су өчен түләүләрдә аерма бар. Моның сәбәпләре эш барышындагы технологик аермага һәм күләмгә бәйле, – дип аңлатты җитәкче тарифлардагы аермаларны.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов тарифларның елга ике тапкыр артуын искә төшерде. Аның аңлатуынча, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тариф буенча кабул ителгән карарларга бәйле дә булмаска мөмкин. Монда кешенең теге яки бу хезмәттән күпме файдалануы да мөһим роль уйный.

– Бер айдан икенче айга кадәр һәр гаилә төрлечә яши һәм кулланыла торган ресурслар төрлечә була. Әгәр исәпләү приборы булмаса, күләм куллану нормативыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә без акчаны янда калдырыр өчен исәпләү приборларын куярга киңәш итәбез. Сантехниканы да дөрес кулланырга, энергия тотуны киметергә кирәк, – ди Алексей Фролов.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү үзгәрү халыкта һәрвакыт тискәре фикер уята. Министрлык ай саен бу мәсьәләгә карата халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне карап өйрәнә һәм Татарстан Президентына хәбәр итә. Соңгы елларда мондый мөрәҗәгатьләр артык күпкә артмаган. Аеруча эре шәһәрләрдә яшәүче халык активлык күрсәтә икән.

Күп кенә оешмалар ябылып тору нәтиҗәсендә, республикада электр һәм су куллану кимегән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, апрель-майда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр 3 процентка кимегән. Алексей Фролов әйтүенчә, июньдә халык активрак түләгән. Әлегә республика буенча 300 – 400 млн сум бурыч җыелган.

Моннан тыш, җитәкчеләр пандемия вакытында тарифлар үсешен туктатып тору закон тарафыннан каралмаганлыгын да хәбәр итте. Александр Груничев хәзерге тарифларның икътисади яктан уйланылган булуын ассызыклады. Һәм теләсә нинди «туктатып тору» өчен оешмаларга компенсация түләргә туры килер иде.

– Өченчедән, кешеләр язмышы да бар бит әле. Мин һәрвакыт: «Анда да безнең кебек кешеләр, хезмәттәшләр эшли», – дим. Без аларга килеп: «Әйдәгез, без сезнең хезмәт хакыгызны кыскартыйк?» – дип әйтергә тиешме? Алар да – безнең кебек үк кешеләр. Миңа калса, халык әйткән карарлар бик үк дөрес түгел, – диде Александр Груничев.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү