Коммуналь хезмәтләр өчен бәя артты

Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен бәя уртача алганда 4,4 процентка артты.  Димәк, август аена килгән түләү квитанциясендә бәяләр башка булачак. Әйтик, Татарстанның 40 районында электр энергиясенә, 16 районында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, 4 районда  су белән тәэмин итү һәм канализациягә түләү бәяләре арта.

Бу әлеге районнарда хезмәт күрсәтүчеләр белән килешкәннән соң, уртак фикергә килеп куелган тарифлар икән. Әмма аларда коммуналь хезмәт күрсәтү өчен куелган тариф 7,4 проценттан артып китмәскә тиеш. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтте.

– 1 июльдән электр энергиясенең 1 КВт сәгате өчен өчен 4 сум 11 тиен түли башлыйбыз. Авылда яшәүчеләр өчен ташлама сакланып кала. Алар ут өчен 2 сум 88 тиен түли.  Бакчачылык ширкәтләренә дә аерым тариф куела: тоткан электр энергияләренең бер КВт сәгате өчен 2 сум 95 тиен. Газ бәясе дә үзгәрә.  Аның бер кубометры 6 сум 7 тиенгә менә, – ди ул.

Газ плитәсе өчен дә тариф үзгәрә. Ул 4,11 сумны тәшкил итә. Эчә торган суның уртача бәясе 26 сум 84 тиен булачак.  Алдан әйткәнчә, бәяләр районга карап та үзгәрә. Әйтик, Буада суның бер кубометры  22 сум 42 тиен торса, Тукай районы халкы аның өчен 48 сумнан артык түләячәк. Канализациягә түгелгән суның бер кубометры өчен уртача 21 сум 9 тиен түләргә кирәк булачак. Әмма кайбер районнарда бәяләр нык аерыла. Әйтик, Яшел Үзәндә әлеге хезмәтнең бер кубометры 12 сум 64 тиен торса, Әтнәдә – 70 сумга якын.

– Каты көнкүреш калдыклары өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бердәм тариф куела. Ул 96 сум 8 тиенне тәшкил итә. Үз йортлары белән яшәүчеләр исә чүп өчен 104 сум 23 тиен түләргә мәҗбүр булачаклар. Республикада җылылык өчен уртача  тариф 1877 сум 13 тиенне тәшкил итә. Кабатлап әйтәм: әлеге бәяләр йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның икътисади хәленә карап куела, – диде Александр Груничев.

Җылылык дигәннән, журналистлар май аенда йортларны җылытуның кайчан туктатылачагы турында сорау да бирде. Сер түгел, кайчак тәрәзә ачып, үзебезнең дә урам  җылытканыбыз бар. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов исә эссе дип кенә ягуны бөтенләй сүндереп булмый дигән фикердә.

–  Күп йортларда һава торышын көйләү төймәләре бар. Әмма күптән төзелгән йортларга аларны кую мөмкин түгел. Шунлыктан җылылыкны сүндереп куеп булмый. Һава торышының нинди буласын белмибез бит. Сүндерү тиз ул, кабат тоташтыру җиңел булмаячак, – ди урынбасар.

Алексей Фролов фатирларда урнаштырылган исәпләгеч темасына да тукталды.

–  Республикада коммуналь хезмәтләрне исәпләп баручы җайланмалар куелып бетмәгән әле. Кайбер йортларда аны урнаштырып булмый йә фатирда яшәүчеләр моны теләми.  Исәпләгече булмаган кешеләр  үзләре тоткан су, ут, газга түгел, норматив буенча түләргә тиеш була. Исәпләгече булган кешеләр дә җәйге чорда тиешле саннарны идарәче оешмага тапшырмый. Әлеге күренеш кешеләрнең ялда булуы, бакчада яшәвенә бәйле. Шуңа   да исәпләгечләрнең күрсәткечләрен язып барырга онытмасыннар иде, – ди ул.

Республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләү 97,5 процентны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч ел ахырына 99,4 процентка җитә икән. Алексей Фролов, соңгы елларда кешеләрнең түләүләрне электрон рәвештә башкаруга өстенлек бирүен дә әйтеп үтте. Әмма түләмәүчеләр дә бар. Аеруча кышкы чорда бурычлар арта икән. Халыкның идарәче оешмаларга 8 млрд 291 миллион сум бурычы бар. Элегрәк түләмәүчеләрнең әҗәтен калганнардан түләтсәләр, хәзер бурыч кайтаруның башка ысулын тапканнар. Андыйларга хезмәт күрсәтүне туктаталар. Иң яхшы ысул булып, канализацияне томалап кую тора икән. Менә шуннан соң кеше бурычын кайтара башлый. Андыйлар белән суд приставлары эшли. Фатирында барлык әйберенә арест салына, ул үз куышын сата да алмый.  Ахыр чиктә аларга барыбер коммуналь хезмәтләр өчен бурычын кайтарып бирергә туры килә.

Республикада коммуналь хезмәтләр өчен ташлама алучы гаиләләр дә бар. Моның өчен бюджетта  2 млрд сум акча каралган. Алексей Фролов ташлама алучыларның төгәл санын әйтә алмаса да, аларның исәбе  артык үзгәрми, ди. Аны алыр өчен үзегез яшәгән районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөек Ватан сугышында катнашканнар, физик мөмкинлеге чикле кешеләр, инвалид бала үстерүче гаиләләр, хезмәт ветераннары,  күпбалалы гаиләләр, техноген  һәлакәтләрдә зыян күрүчеләр өчен аерым ташламалар бар. Шулай ук авыр хәлдә яшәгән, матди хәле начар булган гаиләләр өчен дә ташламалар каралган. Ул, һәркемнең кеременә карап, аерым исәпләнә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү