Еланнар күбәяме?

Соңгы арада йортыбыз янында еланнар күренә башлады. Әллә быел алар бик үрчедеме икән? Алардан ничек котылырга?

Ләйсән Яруллина,
Казан, Тынычлык бистәсе

Сорауга КФУ профессоры Илгизәр Рәхимов:
–Җәйге эсселәр башлану белән еланнар салкынча урын эзләп йөри башлый. Кызуны яратмыйлар, ышык урынны үз итәләр. Быел урманнарда да коры бит. Үләннәр арасында да ятып булмый. Шуңа кешеләр аларны еш очрата. Әгәр салкынча, дымлы булса, алар күренми дә. Елан кешедән качып яши ул. Кеше еланны сизгәнче, ул аны сизә. Әмма беренче булып зыян салмый. Әле минем шушы яшемә җитеп кешегә ташланган елан хакында ишеткәнем юк. Еланны күрүгә читкә китәргә, аңа тимәскә кирәк. Тыныч кына торсаң, узып да китә ул. Артуга килгәндә, без быел киресенчә, аларның кимүен күзәтәбез.


Фикер өстәү