Аккош мамыгыннан мендәр буламы?

Инде байтактан каз мамыгыннан әнием әзерләп биргән мендәрләрем шактый таушалды. Шуңа күрә аларны яңартырга уйлап, кибеткә юл тоттым. Ә анда аларның ниндиләре генә юк икән хәзер – кокос, бамбук, карабодай кабыгы тутырып ясалганнары… Синтепон кебек гадәти эчлектән торганнарын әйтеп тә тормыйм инде. Гипермаркетта күргәннәрем турында гына сөйләвем әле бу. Махсус кибетләрдә бөтенләй дә аларның исәбе-хисабы юк.

Шәхсән минем үземне баш-муен төзелешен “хәтер”ендә саклап кала торган яисә төньяк диңгез үрдәкләре мамыгыннан эшләнгән “супер-пупер” мендәрләр кызыксындырмый. Күпчелек укучыларыбызның да мондый урын-җиргә әллә ни исләре китмидер дип уйлыйм. Шуңа күрә иң киң таралганнарына гына тукталып үтмәкчемен. Мендәрнең ниндиен сайлау әйбәтрәк: табигый эчлесенме, әллә ясалма материал тутырылганынмы? Өй шартларында каз мамыгыннан ясаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә? Ортопедик мендәрләр алуның хаҗәте бармы, әллә бу – модага иярү генәме? Аллергиядән интегүчеләргә ниндирәкләрен сайлап алырга? Сүзебез әнә шул хакта.

Иң элек мендәрнең төп ике төркемгә – табигый һәм ясалма эчлеклесенә бүленүен әйтеп үтәргә кирәк. Йоклаганда уңайлы булу-булмавы, шулай ук бәясе эченә тутырылган материалның сыйфатына бәйле.

Табигый эчлек

Каз мамыгы-каурыеннан. Безнең өчен иң танышы, иң гадәтие шул. Әйтергә кирәк, иң әйбәте дә. Бары тик төньяк диңгез үрдәге (кибетчеләрнең “гагачий пух” дип авыз суын корытып сөйләүләрен ишеткәнегез бардыр) мамыгыннан ясалганыннан гына калыша. Озакка чыдый, йомшак, төерчекләнми, һава үткәргәнлектән, суыкта туңдырмый, җылыда эсселәтми, дымланмый.  Шунысы кызык: ак төстәге каз мамыгы (бу авыл казларына да кагыла) җылылыкны күбрәк саклый. Мамык-каурыйлары өчен фермаларда махсус ак себер казлары үстерелүен беләсезме икән? Нәкъ менә шушы кошларның мамык-каурые иң эресе һәм иң җылысы булып санала. Кимчелекләренә килгәндә, файдалану вакыты чыккач (биш елга бер мәртәбә яңартып торырга киңәш ителә), мамыгында талпаннар һәм башка бөҗәкләр барлыкка килергә мөмкин. Ә моның исә аллергия сәбәбенә әйләнү куркынычы гаять зур. Каз мамыгыннан ясалган мендәрне юып булмау да үзенә бер кимчелек булып тора. Тагын шунысы бар: баш өянәгеннән һәм муен авыртудан интегүчеләргә мондый мендәрдән файдалану киңәш ителми. Чөнки бик йомшак. Кан тамырлары кысылган кешеләр мондый йомшак мендәрдә йоклаганда, кан йөрешенең бик-бик азга гына акрынаюын да шундук сизеп ала.

Эшкә бик һәвәс кешеләр каз мамыгыннан хәтта юрган да сыра. Әлбәттә, бик күп вакыт сорый торган авыр эш, аның каравы, озак еллар буе хезмәт итәчәк гаять җылы, уңайлы юрган килеп чыгачак. Йоны чыкмасын өчен, мендәр сүрүеннән тегәләр.  Юрган эченә мамык тутырып, 7–10 сантиметрлы шакмаклар яки турыпочмаклар ясап тегәләр.

Дөя һәм сарык йоныннан. Мондый мендәр дым үткәрми, тузан җыймый. Җәйге эсседә үзенә бер “салкынлык”, рәхәтлек биреп торса, кышын “җылыта”.  Сыйфатлы йон  төерчекләнми, ятып тыгызланмый. Димәк, озакка чыдый дигән сүз. Иң зур кимчелеге – машинада юып булмый һәм сулыш юлы авыруларыннан, аллергиядән интегүчеләргә бармый.

Ясалма эчлек

Синтепон. Бары тик каз мамыгыннан ясалган табигый мендәрләр генә организмга зыян салмый, дип уйлаучылар ялгыша. Ник дигәндә, заманча технологияләр  хәзер урын-җир өчен кайбер очракларда хәтта табигыйларыннан да яхшырак эчлекләр җитештерү мөмкинлеге бирә. Шулар арасыннан безгә иң мәгълүме – әнә шул синтепон. Полиэфир җепселләрдән эшләнгән материал бу. Аны җитештерү өчен югары температурада җепселләрне бер-берсенә тоташтыралар. Шуннан соң барлыкка килгән ясалма тукымага силикон һәм бактерияләргә каршы матдәләр  сеңдерәләр. Шулай итеп, бик уңайлы, йомшак материал килеп чыга. Синтепон мендәрнең сәламәтлек өчен бернинди дә зыяны юк дип санала. Табигый материалдан тормаганлыктан, аллергия дә, гөмбәчекләр, талпаннар да китереп чыгармый. Иң зур өстенлеге  – исләнми, кул белән дә, машинада да бик җиңел генә юыла (шулай да еш юарга ярамый, чөнки суда җепселләре таркала башлый, ә бу мендәрнең төерчекләнүенә китерә). Югач, тиз кибүе, дымланмавы, бик җиңел булуы гына да ни тора! Кимчелекләре дә юк түгел, әлбәттә. Беренчедән, файдалану вакыты шактый ук кыска – нибары ике ел чамасы гына. Икенчедән, әлеге дә баягы – синтепон бик йомшак материал булганлыктан, умыртка баганасының муен өлешенә зыян килгән кешеләр мондый мендәрдән файдалана алмый.

Холлофайбер. Әлеге синтетик материалдан ясалган мендәрнең дә аллергия китереп чыгару куркынычы юк. Җылылыкны әйбәт саклый, дым һәм исләрне сеңдерми. Кырык градус чамасы җылылыктагы суда бик җиңел юыла.

Ясалма аккош мамыгы. Әйе-әйе, хәзерге югары технологияләр хәтта аккошның үзеннән башка гына да мамыгын ясау мөмкинлеге бирә. Карап торышка табигый материалдан эшләнгән күпчек кебек ул. Тиз тузмый, йомшак, аллергия китереп чыгармый. Кыйммәт тә түгел. Әмма ул дымны начар сеңдерә һәм “электрланып” ачуны китерә.

Ортопедик мендәр. Муенда остеохондроз, умырткалык авыруларыннан интегүчеләргә башны шуңа куеп йоклау киңәш ителә. Невралгия, баш өянәге кебек чирләрне дәвалый, дип исәпләнелә. Сүз уңаеннан, умыртка баганасына зыян килгән барча кешегә – олысы-кечесенә нәкъ менә шундый мендәрдән файдалануның бик тә кирәк булуын искәртеп үтик. Әмма аны сатып алганчы, иң элек табиб белән киңәшләшү шарт. Үзебезнең организм өчен тәгаен ниндирәген сатып алуның отышлырак булуын белү өчен кирәк бу.

Тышлыгы

Мендәрнең, көйсез хатын-кыз кебек, “күлмәге”нә карата бик таләпчән булуын әйтеп үтәргә кирәк. Синтетик тукымалардан тегелгән “кием”не яратмый ул. Мондый тукымадан тегелгән тышлык “электрлана”, һаваны начар үткәрә, дымны бөтенләй сеңдерми диярлек. Өстәвенә әле бит тиресен, бигрәк тә балаларныкын, ялкынсындырырга мөмкин. Мәшәкатьле дә: юганда нык бөгәрләнә, начар үтүкләнә. Шуңа күрә киҗе мамык тукымадан тегелгән күпчек тышлыгыннан да яхшысы юк. Биткә, баш-муенга да рәхәт, юу-үтүкләү дә ансат.

Ничек чистартырга?

Каз мамыгыннан ясалган мендәрне юып булмаганлыгын беләбез. Әмма аларны да ничектер чистартып-карап торырга кирәк бит! Җәйге эссе көннәрдә күпчекне ике яктан марля аша бик озак итеп үтүкләгәннән соң (әмма пар белән түгел!) кояшка чыгарып киптерүче хуҗабикәләрне беләм. Мендәрне кышкы суыкта урамга чыгарып “дезинфекцияләүчеләр” дә бар. Хәер, аеруча тырыш хуҗабикәләр аны юудан да куркып тормый. Моның өчен сүрүен сүтеп, мамыгын марлядан ясалган капчыкка бушатырга һәм капчыкны сабынлы суга салып юарга кирәк икән. Кыскасы, кем ничек булдыра – шулай эшли.

Ә менә синтепон мендәрне кул белән дә, машина белән дә рәхәтләнеп юарга була. Әмма формасын, матурлыгын җуймасын өчен, гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

  1. Су кырык градустан да кайнаррак булмаска тиеш. Юганчы, су белән (бүлмә тепмературасындагы) чылатырга. Моны бөркегеч ярдәмендә эшләргә мөмкин.
  2. Синтепон – күзәнәкле материал, шуңа күрә гель яки башка төрле сыекча белән юу әйбәтрәк. Порошокның эчлектән юылып-чайкалып бетми калу куркынычы зур чөнки. Юу сыекчасының составына да игътибар итәргә кирәк: анда хлор булмаска тиеш. Гомумән, бу очракта агарткычлар кулланырга ярамый, чөнки алар материалны боза. Синтепон мендәрне юу өчен балалар киемен юа торган сыек порошоктан да яхшысы юк.
  3. Машинада юганда, “детский” яки “деликатный” режимын сайлап алырга, җиңелчә генә сыгу режимына куярга. Синтепон укмашмасын өчен, берничә теннис тубын салып юу әйбәтрәк.
  4. Кулдан юганда, мендәрне күп дигәндә 20 минутка гына суга салып җебетергә.
  5. Озаграк хезмәт итсен өчен елына ике тапкыр гына юарга.
  6. Тулысынча кипкәч, яхшылап кабартып-күпертеп җибәрергә.

Каз мамыгы һәм каурыйларының үзенчәлекле исе бар. Аны тиз генә бетереп булмый. Шуңа күрә мамыкны каз йолкыганнан соң 5–6 ай үткәч кенә кулланырга кирәк. Болай эшләгәндә, исе юкка чыгачак.  Истән тулысынча котылу өчен, мендәр ясаганчы, мамыкны үтүк пары белән эшкәртеп, яхшылап киптерү кирәк.

Бу кызык

* Мендәр безнең эрага кадәр 7000 нче елда борынгы Месопотамия дәүләтендә барлыкка килгән. Борынгы заманда ул байлыкны күрсәтүче әйбер булып саналган һәм шуңа да аңа бай гаиләләр генә ия булган. Беренче мендәрләр йомшак булмаган: чөнки алар таштан эшләнгән.

* Борынгы Мисырда яшәүчеләрнең мендәргә мөнәсәбәтен беләсезме икән? Алар аннан йокларга уңайлы булсын өчен түгел, ә, башны  явыз көчләрдән, сихердән саклау өчен файдаланган. Аларның бөгелгән пластинаны хәтерләткән мендәрләре  агачтан, таш, фил сөяге, мәрмәрдән эшләнгән.

*Борынгы Кытайда, фарфор, агач, бронза мендәрдән тыш, йомшагын да ясый белгәннәр, әмма аннан файдаланмаганнар. Алар, каты мендәр генә сәламәтлек өчен файдалы, йомшагы энергияне югалтуга китерә, дип уйлаганнар.


Фикер өстәү