Торак-коммуналь хезмәтләр. Сыйфат өчен түлисе

Татарстан халкы 1 августтан торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанциядә башка бәяләр күрәчәк. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен уртача бәя 6,2 процентка артты. Күрше төбәкләр, башка өлкәләр белән чагыштырганда республикада тарифлар түбәнрәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сөйләде.

Җитәкче искәртүенчә, бәяләрнең күтәрелүе – вакыт таләбе. «Бу, беренчедән, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен кирәк, – ди Груничев. – Әйтик, Татарстанда коммуналь челтәрләрнең 70 проценты тузган. «Водоканал» системасын гына алыйк. Алар инде бик иске. Су торбалары, коммуналь челтәрләр җимерек хәлдә. Аларны яңарту өчен бер генә юл кала – ул да булса, тарифларны күтәреп, шул акчага төзекләндерү эшләрен башлау. Тузган челтәрләрне яңарту эшләрен комитет та контрольдә тотачак».

1 июльдән электр энергиясенә, газ, җылылык, су һәм су түгү, калдыкларны чыгару өчен бәяләр арта. Тарифлар төрле районнарда төрлечә куела. Аларны шул җирлектә хезмәт күрсәтүче оешмалар тәкъдименнән чыгып хәл итәләр. Әйтик, Аксубайда яшәүчеләр суның бер кубометры өчен 19,45 тиен түләсә, азнакайлылар 31,65 сумнарын чыгарып бирергә тиеш булалар. Хәтта бер районда яшәп тә, төрле җирлеккә караган авылда су өчен бәя аерыла. Биектау районының бер җирлегендә су бәясе 19 сум 97 тиен торса, икенче урында 37,58 сумны тәшкил итә.

Александр Груничев аңлатканча, тарифларның төрле булуы – җирлеккә хезмәт күрсәтүче оешмаларның икътисади хәленә бәйле. Кайдадыр тарифларны арттырып, биологик чистарту корылмаларын яхшырталар. Кайдадыр халыкка хезмәт күрсәтүче белгечләрнең хезмәт хакына өстиләр.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, республикада коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тагын да арттыру кирәк, ди. Аның фикеренчә, фатирларны шәхси җылыту казаны белән тәэмин итү дә үзенең файдалы, кирәкле икәнен раслаган. Республиканың 14 районында йортлар шушы система буенча җылытыла икән.

–  Шәхси казаннар куйдыру кешенең акчасын янга да калдыра. Һәркем үзе теләгәнчә җылыны ача, кирәк икән – сүндерә. Бәяләр арту әлегә артык сизелмәсә дә, кыш көне беленә инде. Җылылык өчен факт буенча түли башлагач, кыш айларында бәя артып китә. Аның каравы җылылык туктатылгач, түләмибез, – ди ул.

Очрашуда 1 августтан түләү квитанциясендә «инвестиционная строка» дигән графа барлыкка киләчәкме дип тә сорадылар. Баксаң, бер очрашуда шундый мәгълүмат җиткергән булганнар икән. Алексей Фролов моны кире какты. «Бу дөрес мәгълүмат түгел, – диде ул. – Без Казанда су һәм су түгү өчен инвестиция программалары кысасында бәяләр арта дигән идек. Бу программалар өчен бәя тарифка кертелгән. Квитанциядә яңа графа булмаячак, борчылырга кирәкми».

Очрашуда Казан халкына хезмәт күрсәтүче «Водоканал» оешмасына төзекләндерү кирәклеге хакында кат-кат әйтелде. Баксаң, тузган челтәрләр аркасында гына да көн саен 20–22 авария булып тора икән. Сусыз да утырып булмый. Берәр көн су бирми торсалар, бар дөньясын сүгеп, әллә кайларга шалтыратып бетерәбез. Әнә шуңа да җитәкчеләр халыктан җыелган акчага үзләренә файда итәрлек итеп су юлларын төзекләндермәкче булалар.

Тагын шунысы да бар: республикада коммуналь хезмәтләр өчен ташлама алырга мөмкин. Татарстанда июнь аенда гына да бу мөмкинлектән 379237 кеше файдаланган. Кышкы чорда аларның саны тагын да артып китә икән. Ташлама алучылар өчен ел саен аерым бер сумма бирелә. Быел ул 8,6 млрд сумны тәшкил итә. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Наталья Бутаева сөйләде.

–  Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган субсидиянең 6,4 млрд сумы – «Хезмәт ветераны» исеме алучыларга, физик мөмкинлеге чикләнгән һәм башка кешеләргә,  аз керемле гаиләләр өчен 2,2 млрд сумы тотыла. Хәзерге вакытта республикада авыр хәлдә яшәп, ташлама алучы 100 мең гаилә бар, – ди Наталья Бутаева. – Аз керемле гаиләләр ташлама алыр өчен гаризаны дәүләт порталы аша да тапшыра ала. Әгәр беренче тапшырганда ташлама бирелми икән, гаризаны гел яңартып торырга кирәк. Аны тапшыруда чикләү юк. Электрон мөрәҗәгать белән тизрәк була.

Татарстанда яшәүчеләрнең 60 проценты ташламаны электрон рәвештә рәсмиләштерә икән. Калганнар аны алыр өчен үзләре яшәгән районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Искәртеп үтәбез: бу ташлама Бөек Ватан сугышында катнашучылар, физик мөмкинлеге чикле кешеләр, инвалид бала үстерүче гаиләләр, хезмәт ветераннары,  күпбалалы гаиләләр, техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә бирелә. Шулай ук республикада авыр хәлдә яшәгән, матди хәле начар булган гаиләләр дә аннан куллана ала. Ул һәркемнең кеременә карап, аерым исәпләнә.

САН

1 гыйнварда газның бер кубометры 6,07 сум торса, 1 июльдән 6,25 сум булачак. Газ плитәсе өчен шәһәрдә яшәүчеләр элек 4,11 сум түләсә, хәзер 4,30 сум түләячәк.

Электр плитәсе өчен шәһәрдә яшәүчеләр 2,95 сум урынына 3,20 сум, авылда яшәүчеләр элеккеге бәядән 3 тиенгә кыйммәтрәк итеп, 3,01 сумнарын чыгарып бирәчәк.

Эчә торган суның литрына уртача бәя 28,69 тиен булачак. Су  түгүнең бер кубометры уртача алганда 26,02 тиен торачак. Чүп чыгарган өчен дә бәя арта. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр бер кеше өчен аена – 99,93 сум, үз йортлары белән торучылар аена бер кеше өчен 108,40 сум түли башлый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү