Оренбургта сирена яңгырый, ташуга бәйле рәвештә күпләп эвакуацияләү уздырыла. Шәһәр мэры Сергей Салмин шулай дип белдергән, дип яза “Татар-информ”.
“Оренбургта ташуга бәйле вазгыять – чиктән тыш авыр. Соңгы 10 сәгатьтә Урал елгасында су биеклеге 40 сантиметрга күтәрелеп, хәзер 1143 см тәшкил итә. Бу – бик хәтәр күрсәткеч”, – дип билгеләп үткән ул.
Мэр шәһәрдә яшәүчеләрне, документларын, дарулар, беренче чиратта кирәкле әйберләрне алып, кичекмәстән өйләреннән чыгып китәргә чакырган.
“Хәлләр бик мөшкел, вакытны кулдан ычкындырмагыз!” – дип басым ясап әйткән Салмин.