Чаллы мэры Лисичанск шәһәрендә булып, биредә яшәүчеләрне ничек тукландыруларын белешкән

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Луганск халык республикасына – Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә барган. Ул үзенең телеграм-каналында әлеге сәфәре һәм Рөстәм Гатин (Чаллыда “Приют человека”да сукбайларның тамагын туйдыручы эшмәкәр, бирегә октябрь аенда алты пешекче белән килгән) белән очрашуы турында сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Мэр искә төшереп үткәнчә, Гатин Чаллы волонтерлары белән бергә Лисичанскида яшәүчеләргә ярдәм итә. Шәһәрдә катлаулы вазгыять хөкем сөрә. 5 мең кешене кайнар аш белән тукландыру – җиңел бурыч түгел.
“Егетләребезгә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, – дип уртаклашкан Мәһдиев.

–Чаллы бирегә даими рәвештә азык-төлек һәм җиһазлар китерә, алга таба да төрле яклап ярдәм итәчәкбез”.

Рөстәм Гатин мэрга ризыкның ничек итеп зур тимер термосларга тутырылуын, аннан соң волонтерларның аларны, “УАЗ” машиналарына төяп, төрле җирләргә таратуларын сөйләп-күрсәтеп үткән. “Иртәнге сәгать 4тә чыгып китәбез, һәр көнне 250шәр чакрым юл үтәбез. Бүген Лисичанскида яшәүчеләрне тушенкалы карабодай боткасы белән сыйлаячакбыз”, – дип аңлаткан Рөстәм.

Ул шулай ук Чаллы егетләренең, үзләреннән соң бу эшне дәвам итү өчен, җирле волонтерларны өйрәтүләрен дә билгеләп үткән.


Фикер өстәү