Путин Шольц белән телефон аша әңгәмәсендә Германияне Украинага карашын үзгәртергә чакырган

Россия Президенты Владимир Путин Германия канцлеры Олаф Шольц белән телефон аша аралашкан. Сөйләшү Берлин тәкъдиме белән оештырылган. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Путин сөйләшү вакытында Киев режимын бертуктаусыз корал белән тәэмин итүче Көнбатыш илләренең, шул исәптән Германиянең җимергеч йогынтысына игътибарын юнәлткән. Россия дәүләт башлыгы Германияне Украина буенча позициясен үзгәртергә чакырган.

“Боларның барысы да, шулай ук Украинага сәяси һәм финанс ягыннан төрлечә ярдәм итү Киевның нинди дә булса сөйләшү идеясен кискен төстә алып ташлавына китерә. Моннан тыш бу Украина националистларының тыныч халыкка каршы яңа канлы җинаятьләренә этәргеч бирә”, – дигән Президент.
Путин шулай ук Шольцка Россиянең ни өчен Украинаны ракета һөҗүменә тотуын аңлаткан. Президент әйтүенчә, Киевның провокацияләренә, шул исәптән Кырым күперендәге террорчылык актына җавап бу.


Фикер өстәү