Вячеслав Володин АКШ һәм Германия парламентларына мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушкан

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Украина кораллы көчләрен Россиянең “Ил-76” хәрби-транспорт самолетын (Украинаның әсир солдатлары белән) бәреп төшерүдә гаепләп, АКШ һәм Германия парламентларына мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушкан. Бу хакта “Дума ТВ” хәбәр итә.

“Әйдәгез, Америка Кушма Штатлары конгрессына һәм Германия Бундестагына мөрәҗәгатьләр әзерлибез. Депутатлар, ниһаять, кемгә акча бирүләрен, кемгә ярдәм итүләрен аңларга тиеш”, – дигән Дума Рәисе.

Володин фикеренчә, Украина хакимиятендәгеләрне АКШ һәм Франция президентлары Джо Байден белән Эмманюэль Макрон, Германия канцлеры Олаф Шольц, башка сәясәтчеләр “үстергән”. Хәзер депутатлар, үзләренең җаваплылыгын аңлап, бу лидерларга импичмент белдерергә тиеш, дип билгеләп үткән ул.
“Һавада үзләренең солдатларына, үзләренекенә атканнар. Аларны бит тегендә аналары, хатыннары, балалары көткән. Гуманитар миссия башкаручы безнең хәрби- транспорт самолеты очучыларын Америка, немец ракеталары белән атканнар”, – дип ачынып сөйләгән Дәүләт Думасы Рәисе.
Думаның Оборона комитеты Рәисе Андрей Картаполов мәгълүматларына караганда, “ИЛ-76” самолеты Америка яки Германия җитештергән 3 ЗРК ракеталары белән бәреп төшерелгән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Оборона министрлыгы раслаганча, “ИЛ-76” хәрби- транспорт самолетында Украинаның 65 әсир солдаты (аларны безнең солдатларга алыштырырга тиеш булганнар), озатып баручы 3 кеше һәм 3 экипаж әгъзасы булган.


Фикер өстәү