Белгород өлкәсендә хәрби самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәбен әйткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Картаполов мәгълүматларына караганда. Россиянең “Ил-17” транспорт самолетын Украина хәрбиләре өч “Patriot” яки “IRIS-T” ракетасы белән бәреп төшергән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Исегезгә төшерәбез: бүген 12.58 сәгатьтә Белгород өлкәсенең Корочанск районы Яблоново авылыннан 5-6 чакрым ераклыкта Украинаның 65 әсир солдаты утырган “Ил-17” транспорт самолеты һәлакәткә юлыккан. Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин, һәлакәт сәбәпле, АКШ конгрессына һәм Бундестагка (“Patriot” һәм “IRIS-T” – Америка һәм Германиянең һава һөҗүменнән саклану системалары) мөрәҗәгать әзерләргә кушкан.


Фикер өстәү