Мәскәү өлкәсендә яңа Россия самолеты һәлакәткә очраган

Бүген Мәскәү өлкәсендә коточкыч фаҗига булды. Ил-112В самолеты һәлакәткә юлыккан. Фаҗига самолетның тәҗрибә үрнәге белән килеп чыккан. Мәгълүматны берләшкән авиатөзелеш корпорациясе дә раслаган. Барысы да тренировка очышы вакытында булган.

Әлегә бу хәлнең сәбәпләре ачыклана. Шаһитлар очышны да, самолетның җиргә төшүен дә төшерә алган. Шаһитлар фикеренчә, самолетның уң яктагы двигателе янган һәм шуннан соң ул уң якка авышып агачларга тигән ә аннан соң аэропорт янындагы җиргә төшкән. Шуннан соң шартлау була.

Самолетта өч кеше була, алар барысы да һәлак булган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр күбрәк булмады, дип хәбәр итә телеграм-канал.


Фикер өстәү