Владимир Путин Ил-112В экипажында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Ил-112В экипажында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Николай Куимов, Дмитрий Комаров, Николай Хлудеев батырлар, чын герой һәм профессионаллар иде. Алар катлаулы техниканы сынаучы беренче кешеләр категориясендә иде, илебез авиациясе үсешенә зур өлеш керттеләр», –  диелгән Кремль сайтында бастырылган кайгынамәдә.

17 августта Мәскәү астындагы «Кубинка» аэродромына төшкәндә самолет һәлакәткә очрады. Башта судноның уң двигателенә ут кабып, самолет тизлеген югалта башлаган, аннан очыш полосасына кадәр барып җитмичә җиргә төшеп шартлаган.

Бортта Россия Герое Николай Куимов, беренче класслы очучы-сынаучы Дмитрий Комаров һәм беренче класслы бортинженер-сынаучы Николай Хлудеев булган.


Фикер өстәү