Коронавирустан кабат вакцина ясау буенча туры эфир үткәрелә

Бүген, 18 августта, 11:00дә Татарстан COVID-19 инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы аккаунтында туры эфир узачак.

Анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев кабат вакцинация ясау, аны ясатуга әзерлек турында сөйләячәк.

Эфир темасы – “Кабаттан вакцинацияләү: кем өчен, кайчан һәм ни өчен?». Әңгәмәнең модераторы – Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Туры эфирны @stopcovid19.tatarstan һәм @minzdravrt аккаунтларында карап булачак.


Фикер өстәү