Психотерапевт туры эфирда куркуны җиңү турында сөйләячәк

Бүген Татарстан Республикасының Оператив штабы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтында туры эфир була.

Эштә стресс халәтеннән ничек котылырга, коронавирус йоктырудан курыккан балага ничек ярдәм итәргә һәм, гомумән, үзеңдә курку хисен ничек җиңәргә? Табиб-психиатр, психотерапевт, “В.М.Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең амбулатория-поликлиника бүлеге мөдире Ольга Башмакова туры эфирда шундыйрак сорауларга җаваплар бирәчәк.

Эфир 11.00 сәгатьтә башлана.

Туры эфир темасы: “Психик сәламәтлек: стресстан һәм курку хисеннән ничек котылырга?”
Әңгәмәне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева алып барачак.

Туры эфирны түбәндәге аккаунтлар аша карарга мөмкин: https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt


Фикер өстәү