Казанда бер ир беренче очрашуда кызны пычак белән җәрәхәтләгән

Казанда бер ир беренче очрашуда ук кызның чигәсенә пычак белән суккан.

Һөҗүм итүче ирнең 2012 елдан бирле психиатрда исәптә торуы ачыкланган. Бу хәл Коръән хафизлар әзерли торган үзәк янында Цветочная урамында булган.

Ир белән кыз очрашырга сүз куешкан. Ир очрашуга таксида килгән. Күпмедер вакыттан соң зыян күрүче канга батып йөгереп чыккан. Үзәкнең каравылчысы тавыш ишетеп, тревога төймәсенә баскан. Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре килгән, кызны хастаханәгә озатканнар. Ир кызны үтерергә теләгәнлеген әйткән.


Фикер өстәү