Рамазан ае алдыннан Казанның 7 мәчетендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Рамазан җитүгә төгәл 2 ай калды. Әлеге уңайдан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итте.

Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләре программасы әзерләгән. Махсус оештырылачак курслар атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота. Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре катнашында Рәҗәб аеның беренче көнендә, ягъни 2 февральдән Казанның 7 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә. Алар — Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Зәңгәр» (Сара Садыйкова ур., 8), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2) мәчетләре. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Коръән укырга өйрәнү дәресләре буенча барлык сорау-тәкъдимнәрне 89033062591 телефоны буенча Габдерәшит хәзрәт Фәизовка җиткерергә мөмкин.


Фикер өстәү