Казанда Коръәнне татар мәкаме белән уку буенча курслар башланды

Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне татар мәкаме белән уку буенча бер атналык курслар башланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Дәресләрне Төркиядән махсус чакырылган мөгаллим, Дин эшләре министрлыгының Коръән уку һәм азан әйтүдә хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Усман Алаҗа алып бара. Әлеге очрашуга татар дини җырлары, мөнәҗәт-бәетләр, касыйдәләр башкаручы авторлар – Марсель Вәгыйзев, Ильяс Халиков, Сәидкамал Сөенов, күпләгән Коръән-хафизлар, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазлары чакырылган. Дәресләрне оештыру һәм башлап җибәрү башында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды. Ул беренче дәрестә катнашучылар белән таныштырып, вакыт табып һәм үтенечне кабул итеп килгәне өчен мөхтәрәм кунакка һәм остазга рәхмәтен җиткерде.

Татар мәкамен фәнни һәм гамәли яктан өйрәнү һәм үстерү ихтыяҗыннан чыгып, мөфти  бу өлкәдә эш алып бару өчен филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина һәм Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзевне җәлеп иткән. Алар белән фикер алышуларның нәтиҗәсе буларак, беренче чиратта кыска вакытлы курслар үткәрү нияте барлыкка килгән. Шунысы үзенчәлекле, киләчәктә татар мәкамен нотага салып өйрәнүне һәм саклауны күздә тотып, бу уңайдан бер атналык дәресләр Казанда нәкъ менә Мәүлид аенда ачылды. Ул теоретик белемнәр үзләштерү белән беррәттән, остаз белән күнегүләр башкаруны күздә тота. Шул сәбәпле дәресләр офлайн форматта үткәрелә.

Дәресләр 10-13нче октябрь көннәрендә Казанның Галиев мәчетендә кичке алтыда (18.00) үткәреләчәк.


Фикер өстәү