Владимир Путин: «Россиядә терактлар дәвам иткән очракта җавабы кырыс булачак»

Россия лидеры Киев режимының террорчыл ысулларны күптән куллануын әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык советы әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәдә Украина шәһәрләренең «бомбага тоту»ны шәрехләде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу – җавап буларак кылынган сугышчан гамәлләр. Россиядә терактлар дәвам иткән очракта, җаваплар катгый булачак.

— Киев режимы террорчыл ысулларны күптән куллана. СБУ Курск АЭСына карата өч теракт кылды, «Төрек агымы»н шартлатырга маташты, — дип сөйләде дәүләт башлыгы. Ул шулай ук Россиягә «Төньяк агым»нардагы шартлауларны тикшерергә мөмкинлек бирмәүләрен дә искәртте.

— Киев үзен иң начар террорчыл төркемнәр белән бер дәрәҗәгә куйды. Киев режимындагы җинаятьне җавапсыз калдыру мөмкин түгел, — дип тәмамлады сүзен Путин.


Фикер өстәү