Белем бирүдәге хаталар турында Дания Әхмәтова: «Куян арыслан була алмый»

 Бүген мәктәпләрдә бердәм дәреслекләр, программалар белән укыту турында сүз бара. Шулай ук киләсе уку елыннан астрономия, хокук дәресләре дә мәҗбүри булудан туктаячак. Мәгариф өлкәсендә көтелә торган үзгәрешләр, бүгенге белем бирүдәге хаталар турында Казан инновацион университет проректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Дания Әхмәтова белән сөйләштек.

– Дания Заһриевна, киләсе елдан мәктәпләрдә астрономия, икътисад, хокук, экология кебек фәннәр мәҗбүри укытылмый башлый. Бу дәресләрнең кирәксезгә әйләнүе сездә борчу тудырамы?

– Әлеге фәннәрнең программадан төшеп калуыннан риза түгел. Алар барысы да балада дөньяга караш тәрбияли бит. Балаларга икътисад белеме кирәк. Дөрес, быел мәктәпләрдә финанс белеме дәресләрен укыта башладылар. Анысы яхшы. Астрономияне ничек инде өйрәтмисең ди?! Галәм, планеталар хакында балалар белергә тиеш. Яшел Үзән районында мәктәп директоры булып эшләгәндә, балалар өчен мәктәп планетариен булдырмакчы идем. Кызганыч, проектны ахырга кадәр җиткерә алмадым. Бик авыр гаиләдә үскән балалар бар иде. Әти-әниләре тәртип дигән нәрсәне белмәде. Бер бала урамга чыга да: «Тегеләр бик бай, без фәкыйрь», – дип, тигезсезлектән зарланырга тотына. Шул ярсыган баланы планетарийга алып менеп, аңа телескоптан күкне күрсәтергә хыялланган идем. Галәмдәге үзгәрешләрне күреп, кеше үзе дә үзгәрә бит ул. Бу фән бик кирәк. Хокук дәресләре исә кемгә комачаулаган? 1998 елда Америкада булдым. Анда укучылар көн саен арыш капчыгы кадәр букчаларын күтәреп килеп, һәр көн Америка Конституциясен укый иде. Бала хокукларын да, җаваплылыгын да белергә тиеш. Әгәр дә бу фәнне укытырга укытучыларны әзерләмәгәнбез икән, бу мәгариф өлкәсендәге сәясәтнең дөрес булмавын күрсәтә.

Соңгы вакытта «алтын стандартлар», бердәм программа, дәреслекләр булдыру турында сүз бара…

– Минемчә, стандартның 80 проценты гомуми булсын. Калганы – төбәк компоненты. Укучы татар халкының тарихын, мәдәниятен, телен дә белергә тиеш. Үзең торган җирдә яшәп надан булсаң, бер дә дөрес түгел бит инде. Туган җирне, әти-әнине хөрмәт итәргә кирәк. Бездә әзерләгән укытучылар нинди генә төбәктә эшләсә дә, алар укытырга әзер булырга тиеш. Укучылар да тегендә, монда күченеп тора. Кемдер авылдан шәһәргә килсә, кемдер гаиләсе белән Мәскәү, Петербургка күченеп китә. Бердәм дәреслек, программа булганда, яңа мохиттә укыганда кыенлык тумаячак. Шуңа күрә социаль тигезлекне күздә тоткан стандартлар файдага гына булыр дип уйлыйм.

– Мәктәпләрнең үзебезнең укыту алымнарына әллә ни игътибар итмичә, чит ил методикасына өстенлек бирүенә, охшарга тырышуга ничек карыйсыз?

– Укытучылар хәзер чит ил, Сингапур һәм башка технологияләргә таянып укыта, кызганыч, ә иң кирәклесен, үзебезнең методикаларны яхшы белми. Хәзер яңа велосипед уйлап чыгарырга кирәкми. Классик белем нигезен галимнәр күптән язып калдырган. Тик инновацион система буенча укыган укытучылар аны белми. Лев Выготскийны да ишеткәннәре юк хәтта. «Кем ул?» – дип сорагач, 300дән артык педагогның нибары өчесе генә кул күтәрде. Бездә электән үк проблемага юнәлдерелгән укыту бар. Швециягә баргач: «Россия галимнәрен беләсезме?» – дип сорадым. «Выготский – безнең Алла ул, шуның буенча укытабыз», – диде алар. Минем шуңа исем китте. Ә безнең укытучылар аның хезмәтләрен белми.

Укытучыларның классик педагогика һәм психология буенча белемнәре булырга тиеш. Балаларның яшь үзенчәлеген белеп укытырга кирәк. Хәзер балалар үзгәрде. Психолог Алексей Николаевич Леонтьев: «Әгәр 5 яшьлек бала, мин үзем», – дип әйтсә, шунда шәхес башлана дип язган. Хәзер 1,5–3 яшьтә дә балалар «мин үзем» дип әйтә. Чит илләргә охшарга тырышырга кирәкми. Безнең илдәге балалар ничек үзгәрә, шуны белү мөһим. Фәнне белмәгән кешенең укытырга хакы юк. Әти-әниләрнең белеме җитми, аларны да тәрбияләргә кирәк. Директор булып эшләгәндә, сыйныф җыелышларының берсен дә калдырмадым. Ел саен 85 сыйныфка 1,5 ай җыелышлар үткәрә идем. Һәр әти-әни белән аерым сөйләшә, килмәсә, үземә чакыра идем.

Тәрбия темасын да кузгатыйк әле. Йомыкый балалар җәмгыять өчен күпкә куркынычрак, диләр…

– Мәктәпләрдәге атышлар, колумбайнер тиктомалдан килми. Замана мәктәбендә балаларны анализ ясарга, тәнкыйди фикерләргә өйрәтү җитми. Алар проблема алдында югалып кала. Бер-берсе белән аралашырга өйрәтик. Балалар дәрестә бер-берсенең муен чокырына карап утыра. Тәнәфестә кулларында – телефон. Дәрестә балаларны бер-берсен күрерлек итеп утыртырга була. Белем генә түгел, социаль тәрбия дә бик әһәмиятле.

Мәктәпләрдә тәрбия бар ул, тик ул – формаль. Бу эшне бик яхшы оештыручыларны да беләм. Балалар мәктәптәге тәрбия эшендә катнашырга яратмый. Шуңа күрә бушлай түгәрәкләр оештырып, бөтен баланы да үзе теләгән юнәлешкә җәлеп итү отышлы. Кызыксындыра торган студиясен, түгәрәген дә ясарга мөмкин. Директордан күп нәрсә тора. Хәзер кайбер төбәкләрдә аларны завхозга әйләндереп бетерделәр яки үзләре дә министр, түрәләр әйткәнне генә көтеп утыралар. Һәр баланың күңеле өчен көрәшергә кирәк. Мин моны мәгариф өлкәсендә 57 ел эшләүче белгеч буларак әйтәм.

– Сез университеттагы инновацион педагогика һәм инклюзив белем бирү фәнни тикшеренүләр институтын да җитәклисез. Бүген күбебез инклюзив белем бирүне авыру балаларны укыту дип күз алдына китерәбез. Бу чыннан да шулаймы?

– Кызганыч, бик күпләр шулай уйлый. Бу алай гына түгел. Ул барлык балаларның үзенчәлекләрен истә тотып, бертигез белем бирү дигән сүз. Бик сәләтле, шул ук вакытта начар укучы, гаилә хәле авыр булган, төрле фаҗига кичергән, ятим, авыру балалар бар. Һәрберсенә аерым мөнәсәбәт кирәк.

Бер дәресне күзәтәм. Укытучы бик яхшы дип санала, тик 13 парта арасыннан укучыларын гына күрми. «Якынрак килегез, күзләренә карагыз, сөйләшегез», – дим. Югары сыйныфларда инде бар яктан да сәламәт булган балалар бик аз кала. Кайсының умыртка баганасы кәкрәйгән, кайсында – шикәр чире, аз канлылык, йә кайбер укучылар баш авыртудан зарлана. Боларга да игътибар кирәк. Төрле милләт балалары бар. Мәскәүдәге фәнни конференциядә бер укытучы болай дип сөйләгән иде. Ул дәрестә бер укучысына: «Малай, бөтерелмә», – дип кисәтү ясаган. Тегесе җилкәләрен киңәйтеп, үзен горур тотып: «Мин малай түгел, ир!» – дип төзәткән. Чечнядан килгән икән, әлеге халык кечкенәдән үк балаларында патриотик горурлык хисе тәрбияли. Укучыларның барысы белән дә бертөрле сөйләшергә ярамый.

Мәгариф өлкәсендә тагын нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәк дип саныйсыз?

– Хәзер бездә көчле һәм уртача мәктәп нәтиҗәләрен чагыштырырга яраталар. Болай эшләү дөрес түгел. Кайдадыр махсус сәләтлеләрне генә җыялар, кайдадыр начар укучылар, авыру балалар, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Аларны бер дәрәҗәгә җиткерү бик авыр. Куян арыслан була алмый инде. Һәр мәктәпне яки баланы үз үсеше белән генә чагыштыру урынлы.

БДИга карата да үз фикерем бар. Бу төр имтихан укучыларны куркыта, алар имтихан бирәсе бар дип, көллиятләргә кача. Укытучыларның гаделлегенә ышанмый торган балалар бар. Андыйлар тестларны сайлап алырга, ышанганнары сынауны укытучыга бирергә мөмкин. Мәктәп өчен БДИ иң зур нәтиҗә дип саныйлар. Моның белән килешмим. Бер танышымның баласы «5ле»гә генә укыса да, математика, физиканы аңламый, репетиторга йөри. Әниләре ай саен – 12 мең, елга 120 мең сум акча түгә. Димәк, БДИ ул мәктәп нәтиҗәсе генә түгел. Һәр укучыны, укытучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Кайбер балаларның хәтерләре начар, моңа да игътибарны арттырасы иде.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү