Путин өлешчә мобилизация вакытында «мәгънәсезлек» күп булуын әйтте

Россия Президенты әйтүенчә, өлешчә мобилизация хәрби комиссариатлар эшендә еллар буе җыелган проблемаларны ачыклаган.

Владимир Путин сүзләренә караганда, өлешчә мобилизация мәсьәләсендә, кызганыч, мәгънәсезлек җитәрлек. «Дөресен әйткәндә, кызганыч, андый хәлләр еш кына башка юнәлешләр буенча да килеп чыга. Ләкин бу эш белән хәзерге кебек шөгыльләнә башламаган булсак, җыелган проблемаларны беркайчан да күрмәс идек. Алар озак җыелган, күрәсең», – диде ул.

Россия төбәкләре башлыклары белән онлайн-очрашу вакытында дәүләт башлыгы алардан өлешчә мобилизация үткәргәндә законнарның үтәлешен күзәтүне таләп итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Шулай ук Путин губернаторларны мобилизацияләнгән россиялеләрнең туганнарына ярдәм итәргә чакырды. Барлык ярдәм чаралары, шул исәптән социаль гарантияләр һәм хәрбиләргә түләүләр, тайпылышсыз тормышка ашырылырга тиешлеген искәртте.


Фикер өстәү