Петуния йомырка кабыгы ярата

Минем петунияләр яз ахырыннан беренче кыраулар төшкәнче шау чәчәктә утыра. Моның бер сере бар.

Язын чәчәк үсентеләрен бакчага яки савытка күчереп утыртканчы, туфрагына көл яки йомырка кабыгы өстим. Кабыкны тузан рәвешенә килгәнче ваклыйм. Моның өчен иң җайлысы – «кофемолка».  Ә көл әзерләү өчен кычыткан кирәк. Яшь кычытканны күләгәдә 7 көн буе киптерәм. Яфраклары уала башлагач, утка бирешми торган савытка тутырып,  яндырам. Янып беткәч, көл әзер дигән сүз.

Бер петуния үсентесенә чама белән 1 аш кашыгы йомырка кабыгы һәм 1,5 аш кашыгы кычыткан көле кирәк. Чәчәкләрне аена бер тапкыр шулар белән ашлыйм. Беренче тапкыр – туфракка утыртканда.

Мин инде бик күптәннән шушы ысулны кулланам. Сезгә дә шуны киңәш итәм.

Зоя Михайлова. Балык Бистәсе


Фикер өстәү