Калага да, салага да – бер кагыйдә. 1 сентябрьдә мәктәп һәм бакчаларны нинди яңалыклар көтә?

Яңа ук елыннан укучылар, студентларны гына түгел, сабыйларны да яңача тәрбияли һәм укыта башлаячаклар. Бакчаларда белем бирүнең яңа федераль программасы, мәктәпләр өчен исә «алтын стандарт»лар әзерләнгән. Моның белән нәрсә үзгәрәчәк?

«Алтын стандарт» дигәнең бер төрле дәреслекләр, программалар буенча укытуны күздә тота. Билгеле бер дәрәҗәдән түбәнгә төшәргә, ягъни калышырга ярамый. Әлегә ул рус теле, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, география, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) кебек фәннәргә кагыла. Авылда да, шәһәрдә дә, дәүләтнеке булган яки хосусый мәктәптә дә – барысына да бер таләп. Яңа уку елына әзерләнүгә багышланган очрашуда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева да бердәм программага тукталган иде. «Бала бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә, кыенлыклар тумаячак», – диде ул.

Әгерҗе районының мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина да әлеге яңалыкны хуплый.

– Без – совет заманында үскән балалар. Барыбыз да бердәм дәреслекләрдән укыдык. Һәм моны яхшырак иде дип уйлыйм. Дөрес, укытучылар төрле әсбапларны куллана ала, ә балаларга берәү булачак. Чөнки стандарт та бердәм бит, – ди Вәсилә Сафиуллина.

Биектау районындагы Дөбьяз мәктәбенең рус теле укытучысы Миләүшә Хәйруллина да бердәм дәреслекләр кертүне уңай бәяли.

– Уку елы уртасында кайсыдыр шәһәр яки авылдан күченеп килгән бала укуын җайлы гына дәвам итә алачак. Менә шуны һаман оештырып бетерә алмыйлар. Узган елдан ук башламакчылар иде, тик барып чыкмады. Дәреслекләр килеп җитмәде. Китаплар соңламасын иде, – ди ул.

– Тагын нинди яңалыклар көтәсез? – дип тә сораштык аннан. Миләүшә Хәйруллина, әдәбият дәресләренең саны артсын, әти-әниләр балаларын бераз телефоннан тыйсын иде дигән теләктә. Замана баласы әсәрне укымас өчен, теләсә нинди хәйлә таба икән. Әдәбият дәресләрен күбрәк укытуның зыяны юк. Белем дә, тәрбия дә артачак дип ышана ул.

КФУның Психология һәм мәгариф институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары, белем һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы мөдире Алмаз Галимов яңа дәрес һәм дәреслекләр кертүне формаль үзгәрешләр дип саный. Аның фикеренчә, иң мөһиме – тәрбия алымнарына карата караш үзгәрү.

– Хәзер илебезнең утыз ел элек булган алымнарга борылуы сизелә. Шәхси ирек, сүз иреге, сайлау иреге… Моңа кадәр син үзең уңышка ирешергә тиеш, шул вакытта гына җәмгыятькә файда китерә аласың кебек фикерләр йөрде. Хәзер шул әйберләрдән борылырга җыеналар. Нәрсәдер үзгәртергә тырышалар, әмма кайсы якка борыласын әлегә белмиләр. Минем үземдә бераз борчылу бар. Кызып китеп ясалган кискен үзгәрешләр булмасын иде ул. Болай да сынып-сынып торабыз. Туксанынчы елларда бер тапкыр сындык, хәзер тагын бер кат сыну кирәкми. Борылыш ул әкренләп, уйланып эшләнелгән булырга тиеш. Шуны исәпкә алсыннар иде, – ди Алмаз Галимов.

Тагын ниләр үзгәрә?

*Югары сыйныфларда хокук, икътисад фәннәрен җәмгыять белеме дәресендә тирәнтен өйрәтәчәкләр. Астрономия кабат физика фәненә әйләнеп кайта. Табигый фәннәр белемен, экологияне биология, химия, физика дәресләре кысасында укытмакчылар.

*9 нчы сыйныф укучылары өчен яңа тарих дәресләре әзерләнгән. Анда Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция һәм башка темалар урын алачак.

*Тарих, җәмгыять белеме, әдәбият дәресләрендә коррупциягә каршы көрәш, ришвәт алуның куркыныч яклары турында сөйләмәкчеләр.

*Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) фәнен Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау дип үзгәртәчәкләр. 10–11 сыйныфлар өчен яңартылган курста башлангыч хәрби әзерлеккә дә урын биреләчәк. Анда корал белән ничек эш итәргә кирәклеген, сафта марш атларга, противогаз кияргә, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр.

*Киләсе елдан бөтенроссия тикшеренү эшләрен (ВПР) башкаруга билгеләнгән вакытның күләме бер сәгатькә кимеячәк. Аны компьютерда тапшыруга игътибар артачак. Хәзерге вакытта ВПР нәтиҗәсе аттестат алуга, бер сыйныфтан икенчесенә күчүгә бернинди йогынты да ясамый. Менә шул ягын да уйламакчылар.

*Мәктәпкә хезмәт тәрбиясе кайта. Әти-әниләр, балага такта сөрттерергә, идән юдыртырга ярамый, дип каршы килә алмаячак. Чөнки аларның рөхсәтен хәзер беркем дә сорамаячак. Укучылар мәктәп тирәсендә чәчәкләр, агачлар утыртуда, мәктәп китапханәсе, музейдагы һәм башка эшләрдә булышачак.

*Көллиятләрдә «Гаилә белеме» темасына багышланган тәрбия сәгатьләре кертелә. Әлеге сәгатьләрне укытуга яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавы да этәргеч булган. Гаилә кыйммәтләренә, аны саклауга да әһәмият бирәчәкләр.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү