Дания Заһидуллина: «Укытучы үз фәнен ярата, баладан да яраттыра ала икән, аның көче дәреслеккә караганда зуррак »

Татар теленнән яңа дәреслекләр  мәктәпләрдә укыту сыйфатын үзгәртә алырмы? Аларны әзерләү эше ни хәлдә? Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина белән татар телен уку проблемалары хакында сөйләштек.

Дания Фатыйховна, бүген яңа дәреслекләр әзерләнүен ишетеп  беләбез. Аларның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Яңа буын дәреслекләре  үзгә принципка корылган. Татар телен дәүләт теле буларак укытуның  аралашуга нигезләнүен ишеткәнсездер. Ә менә туган тел буларак, алар ничек корыла? Әйтик, чуашлар дәреслекләрен лингво-культурология принцибына нигезләнеп эшләделәр. Алар бөтен мәгълүматны, чуаш тарихын, мифологиясен, фольклорын сүз аша  аңлаталар. Татарстан исә этнокультурология приницибын сайлады. Татар теле һәм әдәбиятын өйрәткәндә, балаларны татар тарихына, мәдәнияткә якынайтуны аңлата бу. Без укыганда, совет чоры дәреслекләрендә күпчелек биремнәр хезмәт тәрбиясенә бәйле иде. Яңа дәреслекләрдәге этнокультурология принцибы  материалны милли, рухи дөнья белән бәйләүне күздә тота. Без аны бик дөрес дип саныйбыз. Безнең тәҗрибәбез  башкаларда да зур кызыксыну уятты. 2019 елда  телләрне укыту буенча зур конференция уздырган идек. Методистлар, кызыксынып, безне хезмәттәшлеккә чакырдылар.

–  Мәктәпләрдә  татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләрне кайчан көтәргә?

– Татарстан Фәннәр академиясендә  2017 елдан Милли мәгариф үзәге эшләп килә. Аның төп юнәлеше – татар теле һәм әдәбиятыннан, туган тел буларак, дәреслекләр, ярдәмлекләр төзү. Без аны 1–11 сыйныф укучыларына  үрнәк программалар эшләүдән башладык. Алар федераль исемлеккә кертелде. Бүген дәреслекләр язу  процессы бара. Башлангыч сыйныф укучылары өчен тулысынча эшләнгән, бастырылып, мәктәпләрдә сынау уза. Өч еллык сынаудан соң киләсе елдан мәктәпләргә тулысынча  кереп китәр дип уйлыйбыз. 1–8 сыйныфларга татар теленнән  укыту-методик комплектлар эшләгән. Моңа дәреслек тә, укытучы өчен ярдәмлек, эш дәфтәре дә, электрон дәреслек тә керә.  Болар федераль стандартларга туры китерелгән. Узган ел башлангыч сыйныф  дәреслекләрен федераль реестрга кертергә планлаштырган идек, әмма безне ковидка бәйле вазгыять туктаты. Сез инде ишеткәнсездер: хәзергә бер генә республиканың да туган тел дәреслекләре  бу исемлеккә кертелмәгән. Шул ук вакытта бүген Татарстан Фәннәр академиясе 1–4 сыйныф дәреслекләрен  кертер өчен кирәкле кәгазьләрне  әзерли, яңа уку елыннан кулланыла  башлар дип уйбыз. Әдәбияттан да  башлангыч  сыйныф укучылары өчен  әзерлибез. Башка сыйныф укучыларына да яңа дәреслекләр әзерләнә.

Соңгы вакытта туган телне өйрәтә алмауның сәбәбен гел дәреслекләрдән күрдек. Янәсе, катлаулы, аңлаешлы түгел, кагыйдә өйрәтүгә корылган. Тагын дистә еллар узгач,  яңа дәреслекләрдән гаеп эзли башламабызмы ?

– Яхшы дәреслек кирәк, әлбәттә, әмма мәктәптә төп кеше – укытучы. Әгәр укытучы кызыксындыра алса, баланы үз фәненә гашыйк итә. Без андый укытучыларны беләбез. Шундый күренеш бар: әти-әниләр  мәктәпкә баласын укытучыга карап китерә. Мәсәлән, математика, физика белән кызыксына икән, шул укытучыга алып килә. Татар теле белән кызыксынган баланың да шундый укытучысы булырга тиеш. Тәрбияче, укытучы үз фәнен ярата, баладан да яраттыра ала икән, аның көче дәреслеккә караганда  зуррак. Укытучыларны әзерләүгә игътибарны арттырасы  бар әле.

Галимә күзлегеннән караганда, татар телен заманча укытуда нинди проблемалар бар?

– Проблема дигәндә, мин балаларда татар телен өйрәнү өчен җитәрлек мотив булмавын, татар телен куллану даирәсе тар булуны күрәм. Әмма бу фән һәм методика проблемасы түгел. Бу яктан Татарстанда  татар теленә игътибар артты. Дәреслекләр, электрон ярдәмлекләр  эшләү булсын, видеодәресләр, ниндидер платформа  эшләү булсын, без ярдәмне сизәбез. Заманча материалларны җиткерергә кирәк булган эшләрне башкара алабыз. Шул ук вакытта ил күләмендә заманча дәреслекләр төзү, технология булдыру кадрларга бәйле. Бездә  бу кытлык  үзен нык сиздерә. Аның буенча да эш алып барабыз. Ләкин бу проблема бар.

Телне өйрәнүгә,  беренче чиратта, ихтыяҗ булырга тиеш. Дәреслекләр, кадрлар булып та, ихтыяҗ булмаса, нәрсә эшләргә?

– Бу мәсьәлә үземне дә борчый. Өч оныгым бар. Олысы Казандагы 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Анда татарча белем алу өчен барлык шартлар тудырылган.   Татарча белем алырга тиеш дип, әти-әниләре, әби-бабайлары алып килгән балалар бу. Бүген заманча, матур дәреслекләр бар. Мин дә кызыгып карыйм. Алар балалар, оныклар кулына эләгергә тиеш дип саныйм. Милли мәгариф үзәгендә 1 нче сыйныфлар өчен эшләнгән видеодәресләр гаҗәеп. Телгә  әкият, миф аша алып керәләр. «Эш дәфтәрләре» булдырыла. Үземнең оныклар да шуның аша эшләр дип хыялланам. Берничә ел элек без хыялланган методик материал мәйданга китерелеп бара. Бу – зур шатлык. Ләкин шуларны файдаланырлык кешеләр булу шарт. Әгәр татар мәктәпләре күп булмаса, әти-әниләр балаларын татар мәгариф оешмаларына кертмәсә, татарча дәреслекләрне файдалану булмаса, бу эшләр нәтиҗә бирмәячәк.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен нинди электрон ресурслар бар?

– Ике ел элек  башлап өйрәнүчеләргә «Татарский шаг за шагом» дигән кызыклы гына ярдәмлек эшләнде. Татарстан Фәннәр академиясе сайтында  «китапханә» бүлегендә барлык электрон дәреслекләр куелган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү